Танылган блогерның туган көнендә өч кеше һәлак булган

Өч кеше коры бозны Мәскәүдәге мунча комплексы бассейнына ыргытып һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кичә дуслар компаниясе Instagram-блогер Екатерина Диденконың туган көнен Коломенск проездындагы мунчада билгеләп үтәргә җыелалар. Ниндидер мизгелдә кунакларның берсе бассейнга 30 кг коры боз сипкән. Су белән реакция матур томан тәэсирен бирер дип планлаштырылган.

ММЧ мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә берничә кунак углекислый газ белән агуланган һәм химик пешүләр алган. Өч кеше, шул исәптән Екатерина Диденконың ире, һәлак булды. Тагын дүртесе хастаханәдә.

Фаҗига көтмәгәндә килеп чыккан: мунчада коры бозлы бассейн кергән вакытта кешеләр бер-бер артлы үлә башлаган. Аның видеосы социаль челтәрләргә таралган.

Кадрларда күренүенчә, сауна хезмәткәрләре бассейнга коры боз сала һәм аннан матур булып пар күтәрелә. Кичәдә катнашучылар көлешә-көлешә шул бассейнга сикерәләр. Кинәт бер кыз коточкыч итеп: «Ул үлде! Бетте, бүтән ул юк», — дип кычкырып җибәрә. Моңа кадәр барысы да уйный-көлә, ә фаҗигагә бары тик бер минут вакыт калганын беркем күз алдына китерә алмый.
Бассейнда кеше күп була, ә тончыккан кешеләрне күрмиләр һәм аларның ыңгырашканнарын да берсе ишетми. Кадрларда агарынган йөзле бер ир көч-хәл белән күтәрелә. «Сиңа нәрсә булды ул?» — дип, бер кыз аптырап сорый.

Бу бәйрәм «Instagram»да миллион әбүнәчеләре булган блогер Екатерина Диденконың туган көне уңаеннан оештырылган. Фаҗига барышында өч кеше һәлак булган, аларның берсе – Диденконың ире Валентин. Берничә кеше хастаханәгә озатылган.

Диденко бу хәлдән соң, «Instagram»да видео урнаштырган, анда күз яшьләре белән балаларга әтиләренең үлеме турында ничек хәбәр итәргә белмим, дип белдерә. Шулай ук ул психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Химик-технолог Telegram-Life Shot каналына аңлатканча, фаҗига коры бозның углекислый газга әйләнүе аркасында килеп чыккан. Ул парга әйләнгәч, авыраеп, аска төшә һәм асфиксия китереп чыгара. Димәк, андый урында тын алып булмый башлый. «Нәтиҗәсе күренеп тора, кеше аңын югалта.  Бәйрәмгә күп халык җыелуына карамастан,кызганычка каршы, мәктәп химиясен хәтерләүче бер генә кеше дә табылмаган», — ди химик.

Моннан тыш, Екатеринаның «Фармацевтика» белгечлеге буенча кызыл дипломы да бар икән. Блогер кыз бик еш яшь ата-аналарга балалар өчен дарулар турында киңәшләр биргән һәм хәтта бер тапкыр ире белән бергә Мәскәүдә радиацияне үлчәп йөреп, видео төшергән. Профильле медицина белеме булган кеше ни өчен мондый ялгышлык эшләвен тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.

 

 


Фикер өстәү