21 мең скважина, 30 мең кешегә эш урыны: “Татнефть” яңа проект тәкъдим итә

2019 елда “Татнефть” 29,8 млн тонна нефть чыгарган. Запаслар тагын 29 елга җитәчәк дип фаразлана. Әле яңарак кына әзерләнгән нефть химиясе концепциясе 3 миллион тоннадан артык чимал эшкәртүне һәм 32 төр продукция чыгаруны күздә тота. Узган атнада Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов белән уздырылган матбугат конференциясендә 2019 елга нәтиҗәләр чыгарып, киләчәккә планнар барланды.

Икътисад

Сүзне киләчәккә куелган иң зур планнардан башлыйк. “Татнефть” компаниясе Россия хөкүмәтенә 25 елга исәпләнгән инвестицияләр проекты тәкъдим иткән. Әлеге проект Татарстанның барлык нефть ятмаларында, шул исәптән иң эре саналган “Ромашкино”да, скважиналарны тыгызлаучы челтәр төзүне күздә тота. Проектны гамәлгә ашыру барышында компания 240 млн тоннага якын нефть чыгарырга исәп тота, гомуми икътисади нәтиҗә 3 трлн сумнан артып китәчәк. “Татнефть” проектны тормышка ашыруга үзе 1 трлн сум тирәсе акча салырга әзер. Тик бер шарт белән: бу скважиналарның һәркайсы өчен өч ел дәвамында файдалы казылмалар чыгаруга салына торган салымнан азат итүне сорыйлар. Әлегә Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәте карарын көтәләр, махсус салым режимы кабул ителсә, алар икенче көнне эшкә тотынырга әзер. Проектның иң зур өстенлекләренең берсе шул: аны тормышка ашыруда кирәкле барлык җиһазлар Россия заводларында эшләп чыгарылачак. Бу исә – машина төзелеше тармагына 350–370 млрд сумлык заказлар, 30 мең кешегә эш урыннары була дигән сүз. (хәзерге көндә “Татнефть” компаниясендә 60 мең кеше эшли.)

– Без җиңел генә сөйләсәк тә, чынлыкта, бу – бик киң масштаблы эш. 21 мең скважина! Аларга хезмәт күрсәтергә, җир асты ремонты, капиталь ремонт уздырырга, җиһазларны карап торырга кирәк. Бездә шулкадәр эшче куллар да, моның хәтле белгечләр дә юк. Роботлаштыру, автоматлаштыруны киң җәелдерергә кирәк булачак. Без хәтта җиһазлар җитештерә торган заводларга технологик документацияне тәкъдим итәргә дә әзер, алар бездә бар. Проект кабул ителгән очракта ил бюджетына моңа кадәр ничек түләнгән – шулай түләячәкбез дә, дәүләт керемнәре бер тиенгә дә кимеми, – диде “Татнефть” компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов.

Узган елда “Татнефть” Татарстанда 29,8 млн тонна нефть чыгарган. Компания ОПЕК килешүе кысаларында чикләүләр шартларында эшли. Бу – нефтьне куелган квотадан арттырмыйча чыгару дигән сүз. Бүген 2020 елның 1 апреленә хәтле кул куелган шартнамә, квота нигезендә бер тәүлеккә 80 640 тонна нефть чыгаралар. Ул бетерелгән очракта нефть чыгаруны арттыру мөмкинлеге бар. “Татнефть” тышкы базарларга активрак чыгарга тырыша, анда чикләүләр юк.

– Безгә Россия Федерациясеннән читтә эшчәнлекне киңәйтүне һәм табыш алуны беркем дә тыймый. Үзбәкстанда, Казахстанда эшлибез, Ливиядә дә эш яңартылды. Шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә эшне дәвам иттерәбез: Калмыкиядә, Самара өлкәсендә, Ненец автономияле округында. Оренбург өлкәсендә “Совет” һәм “Журавль” ятмаларында “Газпромнефть” һәм “Лукойл” белән яңа уртак предприятиеләр булдыру планлаштырыла, – диде Наил Мәганов.

Моннан тыш, “Татнефть” Үзбәкстанда урнашкан, елына 3 млн автошина җитештерүгә сәләтле резина техникасы заводының идарәчеләр төркеменә кергән. Компаниянең Урта Азиядә продукция сатуны киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

– Безнең нефть химиясен үстерү буенча планнарыбыз да зур. Нефть химиясе концепциясе эшләнде, ул 3 млн тоннадан артык нефть химиясе чималын эшкәртүне һәм 32 төр продукция чыгаруны күздә тота. Тик без сак кына эш йөртәбез, инвестицияләр зур, уңышсызлыкка юлыкмаслык итеп эшләргә кирәк. Чыгымнар, һичшиксез, капланырга тиеш, – диде генераль директор.

“Татнефть” үз предприятиеләрендә җитештергән автомобиль ягулыгын, шиннарны, мотор майларын һәм көнкүреш химиясен кулланучыга хәтле

җиткерү юнәлешендә эшли. Хәзер “Нәфис” компанияләр төркеме белән берлектә биоягулык җитештерү турында сөйләшүләр бара. Гомумән алганда, Наил Мәганов сүзләренчә, “ТАНЕКО”да 2019 елда 11 млн тоннага якын нефть чималы эшкәртелгән, тәэмин итү географиясе Россиянең 22 регионын һәм дөньяның 40тан артыграк илен үз эченә ала. Татарстан бензинын Үзбәкстанда да кулланалар, анда «Татнефть» яңа дизайнлы ике заправка төзегән һәм тагын 16ны төзергә планлаштыра.

  • Сан

“Татнефть” компаниясе өлешенә илдә нефть чыгаруның 8 проценты һәм Татарстанда нефть чыгаруның 80 проценттан артыгы туры килә. Төп акционер – Татарстан Хөкүмәте, аның карамагында – акцияләрнең 36 проценты.

Социаль юнәлеш

– Без тормыш бәясен чынбарлыктан чыгып бәялибез, хезмәткәрләребезнең кредитлары барлыгын да, автомобильләр тотарга, салымнар түләргә кирәклеген исәпкә алабыз. Хезмәт хакын караганда, бу факторны нигез итеп салабыз. Янәшәбездә яши һәм эшли торган барлык кешеләрдә дә бертөрле шартлар булырга тиеш, шуңа күрә социаль инфраструктурага, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләренә инвестицияләр кертәбез, – дип сөйләде журналистларга Наил Мәганов.

Аның сүзләренчә, компания эчендә генә карарлар кабул итү дөрес түгел, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә, бөтен кешене борчый торган мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм шуларга инвестицияләр кертергә кирәк. Шуңа күрә “Татнефть” актив гражданлык позициясе булган кешеләр белән иҗтимагый советлар үткәрү тәҗрибәсен керткән. Медицина буенча беренче совет уздырылган һәм берничә тәкъдим инвестиция программасына кертелгән. Шуның нигезендә Әлмәттә бөтен көньяк-көнчыгыш төбәккә хезмәт күрсәтерлек перинаталь үзәк төзеләчәк. Февраль башында мәгариф мәсьәләләре буенча совет уздырачаклар. Чиратта – экология, төзекләндерү, мәдәният һәм спорт.

Экология

Сатылган һәр литр бензин яки дизель ягулыгыннан “Татнефть” компаниясе 2 сум 7 тиен акчаны урманнар утырту өчен җибәрә. 2013 елдан бирле инде 9 млн агач утыртылган.

– Экология куркынычсызлыгы мәсьәләсе бездә һәрвакыт беренче урында булды. Дистәләрчә еллар дәвамында бу юнәлешкә күп акча тотыла, – ди Наил Мәганов. – Күп эшлибез, ә һәркемгә ачык күренгән эшебез – агач утырту. Узган ел гына да без 1,5 миллион төп агач утырттык, быел 2 миллион планлаштырыла. Быел бишенче экологик программа төзеп кабул итәчәкбез. Ул бик зур программа булачак. Бөгелмә, Карабаш, Әлмәт чистарту корылмаларын модернизацияләүне дә финанслыйбыз.

2019 елда компания БМОның Глобаль шартнамәсенә һәм тотрыклы үсеш максатларына кушылды. Без дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнәбез, бу – безне тәртиптә тотачак билгеле бер җаваплылык та. Үзебез белән эшли торган компанияләргә дә: “Егетләр, гафу итегез, без сезнең белән бу принципларда эшли алмыйбыз”, – дип әйтә алачакбыз.


Фикер өстәү