«25 еллап чана шуган юк иде инде»

Балтач районының Кили авылында беренче тапкыр Тау шуу бәйрәме булып узды. Кемдер тау башына заманча “ватрушка”лар тотып килсә, арада борынгы чаналар да күренгәләде. Ә иң кәттә чана Мансур абый бизәгән атка тагылганы иде. Җигелгән атына утыртып, бала-чагаларны урам әйләндерде ул.

Саф һава, чистартылган тау. Берәү, икәү, унау, егерме… Чаналар саны 30дан артып китте. Авыл халкы бәйрәмне көткән, димәк. Бер почмакта самавыр кайный, уха, пылау пешә. Олысы-кечесе көлешә-көлешә чана шуа, таудан выжлатып төшкәндә, ара-тирә егылып та алалар. Аның каравы берәү дә зарланмый. Өлкәннәр яшьлек елларын искә төшерсә, бала-чагага интернет заманында аны читкә куеп, ял итәргә җай чыкты. Оныклар белән бергәләп күңел ачу – монысы үзе бер рәхәт. Һәрхәлдә, әби-бабайлар шулай ди. Тирләп-пешеп чана шуучылар кайнар чәй эчеп, тамак ялгап, бер кат хәл ала да тагын тау башына күтәрелә.

– 25 еллап чана шуган юк иде инде. Тау артык текә булмаса да, башта куркытты. Үземнән күпкә олы апа-абыйларга карадым да алардан калышмаска булдым. Чанамның тизлеген киметкәндә итегемнең табан асты төшеп калды дип торам. Юк, калмаган икән. Шушы кечкенә генә мизгел балачакка алып кайтты. Заманында без тауда күмәкләшеп, ничек тәмләп шуа идек бит, – ди ике бала анасы Рафилә Нәбиева.

Өлкәнрәк буын ат чаналары, ләгән, капчыкка салам тутырып шууларын искә алды. Пәлтә итәкләре бозланып катса, киемнәр юешләнеп бетсә дә, өйгә кайтырга ашыкмый идек, диләр. Хәзер балалар өчен бу тансыкка әйләнде. “Күпме генә шусак та, арымадык. Безгә чана шуу да, бигрәк тә егылып алулар да ошады”, – ди малай-шалайлар.

Әнә, иң еракка киткән чана Фәйрүзә апаныкы, дигән сүзләр ишетелә. 65 яшьтә булса да, аның “ватрушка”га беренче тапкыр гына утыруы түгел икән. “Оныклар белән җай чыккан саен тауга барабыз. Минем чана тагын да ераккарак барасы иде әле. Киртәгә бәрелеп кенә харап булды. Киртәне узсаң, инешкә килеп төшәсең”, – ди Фәйрүзә Шәрәфиева.

Шөкер, соңгы елларда авыл халкы эштән арынып, ял итәргә өйрәнә башлады. Эш качмый ул, ә мондый шау-шулы хатирәләр күңелдә уелып кала.

– Оештыручыларга, тау шуарга урын әзерләгән егетләргә, пылау, уха, коймак пешерүчеләргә, самавыр белән чәй кайнатучыларга, табын әзерләүчеләргә, төрле уеннар оештыручыларга, ат белән урам әйләндерүче Мансур абыйга, музыка куярга рөхсәт биргәннәргә, авылдашларга бик зур рәхмәт! Бар да күңелле булды, – ди авылдашым Нурсия Шәһитова.

– Бер тарыдан ботка пешми. Авыл халкының бердәмлеген күрсәтте бу чара. Киләсе елда да уздырачакбыз, дип яхшы кәеф белән кайтып киттеләр, – ди Кили мәдәният йорты мөдире Халидә Хәбибуллина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү