4 яшьлек малай әтисенә 23 февральгә бүләк ясаганда үлгән

Новочеркасскида 4 яшьлек бала әтисенә 23 февральгә бүләк ясаганда үлгән.

Балалар бакчасында малай әтисенә ясаган бүләген урындык өстенә басып, канцелярия кадагы белән стенага беркетеп куймакчы булган. Урындыкка менү җайлырак булсын өчен, ул кадакны авызына капкан һәм сулаганда кадак тын юлына китеп, буыла башлаган.

Хастаханәгә барганда малай зәңгәрлә, аннары аңын җуйган. Табиблар сабыйның гомерен сакларга тырышып караганнар, тик ярдәм генә итә алмаганнар. Кадак баланың трахеясын зарарлаган булган.


Фикер өстәү