7 буын бабаңны бел: Вячеслав Данилов әби-бабаларының мөселман булуын ачыклаган

Илебездә халык саны алуга әзерлек бара. Бу уңайдан янә милләтебезне утыз-кырык төркемгә бүлеп, татарны азайтып күрсәтергә тырышучылар күренә башлады. Элегрәк тә керәшеннәребезне аерым халык дип белдерүчеләр праваслау дин әһелләре арасында гына түгел, хакимият даирәләрендә дә очрый иде. «Мондый омтылышларның нигезсез икәнен ачыклау өчен шәҗәрәңне өйрәнергә кирәк», – дип тәкъдим итә Кайбыч районының Хуҗахәсән авылында туып үскән Вячеслав Данилов.

Озак еллар республикабызның партия, хуҗалык органнарында эшләгән Вячеслав абый күпләргә, бигрәк тә якташларына төпченүчән, гадел кеше буларак мәгълүм. Килеп чыгышы, ерак бабаларының тарихы аны күптән кызыксындырган. Инде лаеклы ялга чыккач, кем соң мин, бабаларым кемнәр булган, дигән сорауга җавапны ул архивларда «чокчынып» үзе табарга ниятләгән. Нәтиҗәдә әтисе ягыннан – җиде, әнисе ягыннан сигез буын бабасын ачыклаган ул. Әтисе ягыннан дүртенче буын бабасы Әкрәмнең, әнисе ягыннан бишенче буын бабасы Ерминең татар-мөселман булуын ачыклауга ирешкән. Аларны, Россиядә чукындыруның яңа дулкыны күтәрелгәч, Зөя утрау-шәһәрчегендә Новокрещенская контора оештыргач, Петр патшаның кызы Елизавета Петровна тәхеттә утырганда чукындырганнар икән. Шул вакытта Әкрәмне – Пименга, Ермине Ермолайга әйләндергәннәр. Шәҗәрәсен ачыклау гына түгел, аныклаганын, белгәнен балаларына, авылдашларына, карендәшләренә җиткерү өчен «Хуҗахәсән – минем гомер бишегем», «Хуҗахәсән – минем бабаларым нигезе» дигән саллы китаплар язып бастырды ул. «Рәсми документларга, архив эшләренә нигезләнеп язылганга, бу китапларның авторы бүген үк тарих фәннәре кандидаты исемен дәгъвалый ала», – дип исәпли әлеге хезмәтләрне укыган тарих фәннәре докторлары Индус Таһиров белән Дамир Исхаков.

Мәскәү татарлары штабында әлеге китапларны тәкъдим итү булды. Анда ике йөздән артык милләттәшебез җыелган, аларның күбесе яшьләр иде. Сөйләшү «түгәрәк өстәл» янында фикер алышу, сорау – җавап рәвешендә барды.

Бүген беркем мәҗбүр итми

Россия Ислам университеты профессоры Фәйзелхак Ислаев:

– Көзен булачак җанисәптә милләтебезнең бердәмлеген, шул исәптән керәшеннәрне дә татар итеп саклап кала алырбызмы?

– Тарихи чыганаклар, документлар буенча караганда, керәшеннәрнең килеп чыгуы, формалашуы яхшы күренеп тора. Нигездә алар – чукындырылган мөселман-татарлар. Бу процесс – чукындыру эшчәнлеге Иван Грозный 1552 елда Казанны алуга ук башланган һәм 1917 елга кадәр дәвам иткән. Кызганыч, гади халык тарихны начар белә. Миңа калса, ныклап аңлату эшләре җәелдерсәк, бердәмлегебезне саклап калып булыр.

– Сер түгел, Казан ханлыгы оешканчы ук керәшеннәр булган, дип әйтүчеләр бар.

– Мин моңа тарихчы буларак җавап бирәм: бу хакта бер документ та юк һәм булырга мөмкин дә түгел. Чөнки Казан ханлыгы гына түгел, Болгар дәүләте, Алтын Урда да ислам дәүләте булган. 922 елда бабаларыбыз ислам дине генә кабул итмәгән, алар аны дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәргән. Моны байтак кеше аңлап бетерми. Бабаларыбыз Мөхәммәд пәйгамбәр, һәрхәлдә, аның сәхабәләре яшәгән заманда ук ислам дине тота башлаган. Идел буена сәхабәләр килгән. Алар ханнарны, кабилә җитәкчеләрен үз диненә керткән. Багдад илчелеге делегациясе составында Ибне Фадлан килгәнче, ягъни VII-VIII гасырларда ук Болгар туфракларында мәчетләр, мәдрәсәләр салына, эшли башлаган. Шуңа күрә илтабар Алмыш ансат кына үзенә Җәгъфәр исеме алган. Гадәттә, дәүләт җитәкчесе дин кабул итсә, халкы да шул дингә керә.

– Ул вакытта Идел буенда, безнең туфракларда башка халыклар да яшәгән ич.

– Ислам дине шулкадәр толерант, түземле. Бабаларыбыз исламны башка халыкларга көчләп такмаган. Чуаш, мари, мордва, удмуртлар ирексезләнмәгән, алар мәҗүси булган. Күршеләребезнең күбесе XVIII гасырның уртасында гына христиан диненә көчләп кертелә. Тарихтан бу яхшы билгеле.

– Керәшеннәребез арасында иске чукындырылганнар һәм яңа чукындырылганнар бар. Аларның аермасы нәрсәдә?

– Бу мәсьәлә җәһәтендә тарихчылар арасында да төрлечә аңлату очрый. Югыйсә моның документы бар. Керәшен конторасын, ягъни Новокрещенская контораны юкка чыгару турында указ чыгарганда, 1764 елда Әби патша бу мәсьәләгә ачыклык керткән. Анда беренче ревизиягә хәтле чукынган бөтен кеше иске чукындырылган дип турыдан-туры языла. Беренче ревизия 1719-1720 елларда уздырыла. Ягъни моңа хәтле чукындырылганнар элек чукынган булып саналган. Моннан соң, бигрәк тә 1731 елдан соң, Яңа керәшен конторасы оештырылгач чукындырылганнар барысы да – яңа чукындырылганнар.

– Ул елларда Идел буенда 360 мең кеше чукындырылган, шуларның 12 меңе генә мөселман-татар булган, диләр. Шул ук вакытта чукындырылганнарның байтагы «чуаш» дип язылган, чукындырылган татарлар күбрәк булырга тиеш, дип исәпләүчеләр бар.

– Дустым Вячеслав та шулай дип исәпли. Мин моның белән килешәм. Кеше башын бутау өчен бу махсус эшләнгәндер дип тә уйлыйм. Чукынгач, син инде татар түгел, чуаш буласың, дигән максат куелган, күрәсең. Сер түгел: кызыктырып, вәсвәсәләп тә чукындырганнар: җинаять кылсаң, төрмәгә утыртмаганнар; кемгәдер бурычың булса, аны кайтарып бирүдән (теге кеше кыен хәлдә калган); хәрби хезмәткә барудан (әлеге зарурлык башкаларга күчкән); өч елга салым түләүдән азат иткәннәр. Шунысы да бар: ул вакытта «чуаш» сүзе «җир эшкәртүче» мәгънәсендә дә йөргән. 1740 – 1760 елларда иң күп чукындырылган халык дип чуашларны күрсәткәннәр. Күрәсең, алар арасында татарлар да булган. Махсус тикшерсәң, күпме чуаш, күпме татар чукындырылганын исәпләп чыгарып булыр иде. Вячеславка рәхмәт: бу фикерне китабында язып, ул тарих фәненә яңалык кертә. Тарих фактлардан тора һәм ул фактларны бер-берсенә бәйли белергә кирәк.

Шәҗәрәмне өйрәнгәч, күзем ачылды

– Вячеслав абый, архивларда «чокчыну» бик читен булмадымы?

– Документларны, фактларны өйрәнмичә, хакыйкатьне ачыклап булмый. Кайдадыр ишеткән, тегеләй, болай булган, дигән сүзгә генә ышансаң, фикереңне дәлилләп, китап яза алмыйсың. Мин үзебезнең авылга караган, 1710 елда авылыбыздагы халыкны исәпкә алган документны таптым. Ул вакытта авылыбыз ике урында урнашкан була. Бер өлеше – Гөбенә яры буенда, икенчесе – хәзерге урынында, ул җирне заманында Урал дип тә йөрткәннәр. Заманында (1789 елга кадәр) авылыбыз волость үзәге дә булып торган. 1731 елда Свияжск каласында Новокрещенская контора корганнан соң, безнең яктагы халыкны чукындыру процессын тизләтә башлыйлар. Беренче чукындыру, табигый, Свияжск каласы тирәсеннән башлана. Моны раслый торган берничә факт. Шул тирәдәге Норлат авылы халкының шактый күп кешесе (хәзер Яшел Үзән районы) туган җиреннән качып, Буа районында Яңа Норлат авылы оештыра. Иске Чәчкаптан качып китеп, Яңа Чәчкап дигән авыл коралар. Шулай ук безнең авылдан бер төркем кеше качып китеп, Апас районының Күкшем авылына, тагын бер төркеме Буа районындагы Бик-Үти авылына күчеп утыра. Дәүләт, чукындыру эшләрен алып бару өчен, керәшен конторына шактый күп акча бирә.

Фәйзелхак Ислаев:

– Мин шунысын өстәп әйтә алам: әүвәл әлеге эшкә ел саен ун мең сум акча (ул заманда бу бик зур акча) бирелә. Аннан соң, арттыра барып, уналты меңгә җиткерәләр. Дөрес, чукынган кешегә вәсвәсә салу өчен акча бирәләр, соңрак тагын булыр, дип ышандыралар. Әмма еш кына алдыйлар, кабат бирмиләр. Тегеләр шикаять язган. Болар архивларда сакланган. Хәзер дә укып карарга була. Ул вакытта моның таксасы, тәгаен бәясе дә була: кечкенә баланы чукындырган өчен илле тиен бирелгән. Хатын-кыз өчен – бер тәңкә, ир-ат өчен – тәңкә ярым.

Вячеслав Данилов:

– Чукындыру эшен тизләтү өчен патшабикә 1741 елның 11 сентябрендә тагын да кырысрак карар кабул итә. Әүвәл килгән архимандритны, йомшак кылана, дип моның урынына соңрак халыкта «Аксак Каратун» дип йөртелгән явыздан-явыз Лука Канашевичны җибәрәләр. Аның явызлыгын раслаучы берничә факт. 1749 елда Казандагы Иске Татар бистәсендә зур янгын чыга. «Анда мөселманнар яши. Бу янгын – безгә күктән килгән билге-фәрман!» – дип әлеге фаҗигане Лука үз файдасына куллана, халыкны чукындыруны көчәйтеп җибәрә. Буйсынмаган ирләрне бер ишегалдына җыеп, иңнәренә таш тулы чиләкләр эленгән көянтәләр астырып, әрле-бирле куып йөрттерә. Алай да чукынмаган ирләрнең аркаларына кыздырылган тимер белән сызып чыгалар. Хәлдән таеп, гаҗизләнеп чукынучылар да була. Бу кешеләр, мыскыл итеп, көчләп чукындырдылар, дип, Петербургка, Синодка шикаять яза. Лука шундый хәйләкәр була: акча түләп «сатып алып», чукындырылучылар арасыннан берничә кешене шаһит итеп алып бара. Лука файдасына сөйләгәч, боларны, кабат чукындырып, кайтарып җибәрәләр. Петербургка килмәгәннәр дә исламга кайта алмый. Тагын бер гыйбрәтле мисал. Хәзерге Мордовиянең бер татар авылында 33 кеше чуаш кызларына өйләнә. Боларның балалары туа. Хатыннар ислам кабул итә. Әләкчеләр бу хакта Синодка җиткерә. Әлеге авылга махсус комиссия килә. Тикшерәләр дә гаиләләрне аерып, ирләрне чукындырып, Себергә сөрәләр. Хатыннарын, балаларыннан аерып, чукындырып, башка кешеләргә кияүгә бирәләр. Балаларын духовный семинариягә укырга алып китәләр. Миссионерларга менә шундый рөхсәт бирелгән.

– Сезнең авылны кайсы елда чукындырганнар?

– 1717 елда авылдагы берничә гаилә генә чукындырылган. 1744 елда – авылның яртысы, 1762 елда инде бөтенесе урыс исем-фамилиясе белән язылган. Әйтик, чукындырылганчы Ибраһим Чынбулатов булса, ул – Илья Булатовка, Тимербулат Акинов Яков Якимовка әйләнгән. Ул вакытта авылда 124 гаилә яшәгән. Документларда барысының да татар исем-фамилияләре бар. Шушы 124 гаиләнең өчесе икешәр хатын белән торган, күрәсең, хәлле кешеләр булган. Аларның икенче хатыннарын аерып, яшәр өчен башка урын биргәннәр. Фәйзелхак Ислаев:

– 1762 елда, илдә өченче ревизия үткәргәндә, ягъни халык санын алганда, чукынганнарны һәм чукынмаганнарны аерым язарга, дигән күрсәтмә була. Бу документлар безнең өчен шулкадәр мөһим: анда чукындырылганнарның ислам динендә булган чактагы исеме дә, хәзерге исеме дә теркәлеп калдырылган. Болар – өченче ревизия документлары Мәскәүдә, РГАДА архивында, 350 нче фондта саклана.

Рәшит Минһаҗ

 

 


Фикер өстәү