9 сыйныф укучылары мәктәп ашханәсен шартлатмакчы булган

Бу хәл Чиләбе өлкәсендә булган. 9нчы сыйныфта укуучы ике бала мәктәп ашханәсен шартлатмакчы һәм, сыйныфташларын пневматик мылтыктан атып, яндырып үтермәкче булган. Моның турында балаларның әниләре белеп калган. Алар балаларының Интернетта язышканын укыган. 

Укучылар бу вакытка шартлаткыч тапкан, шулай ук, мылтык сатучы кеше белән элемтәгә чыккан. Полиция хезмәткәрләре тикшерүләр үткәргәч, мәктәп җитәкчелеге эштән куылган.

https://vatantat.ru/2020/01/putin-bashlangych-syjnyf-ukuchylary-bushlaj-kajnar-rizyk-bel%d3%99n-t%d3%99emin-itel%d3%99ch%d3%99k/

Бу гамәлне кылмакчы булган укучылар тәрбия эше белән шөгыльләнүче укытучыга үз планнары турында сөйләгән булган, әмма ул аларга ышанмаган, дип хәбәр итә «Кызыл таң».

https://vatantat.ru/2019/10/ukuchy-pychrak-t%d3%99link%d3%99l%d3%99rne-perchatkasyz-eshl%d3%99%d2%afche-ashhan%d3%99-hezm%d3%99tk%d3%99rl%d3%99ren-videoga-t%d3%a9sherg%d3%99n-%d2%bb%d3%99m/

Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү