«Агыйдел» ансамбле – Актанышның йөзек кашы

Актанышта сәнгатькә гашыйк кешеләр яши, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Аның сәнгате икенче югарылыкта, дип тә әйтәләр. Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын карарга килгән тамашачы да шул фикердә. 7 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә алар Казан тамашачысына җиденче сезон концертын тәкъдим итте.

2012 елда дәүләт ансамбле статусын алган «Агыйдел» ансамбле – Актанышның йөзек кашы. Бу турыда район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте:

– Без үзебезнең тарихи бурычыбызны – татар дөньясына күренекле шәхесләр бирергә тиешлегебезне аңлыйбыз. Безнең балалар кече яшьтән олы сәнгатьне күреп үсә. Бу аларның киләчәк тормышларына юнәлеш бирә.

Быел ансамбльнең концерт программасы ике зур юбилей – Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Беренче өлештә «Агыйдел»леләр сугыш алды һәм Бөек Ватан сугышы еллары мохитен җыр һәм биюләр аша җиткерде.

Икенче өлештә исә татар халык җыр-биюләреннән тыш, керәшен халык җырлары, башкорт халык җырлары һәм биюләре, типтәрләр биюе, Нижгар татарлары җыры, Ык буе татарлары биюе, Төмән өлкәсенең Туралы татарлары биюе күрсәтелде. Һәр өлкәнең асылы бию хәрәкәтләре, көйдә, җырда гына түгел, костюмнарда да чагылыш тапкан иде.

– Без ел саен концерт программасын актанышлыларга гына хас булган рух белән сугарырга тырышабыз. Җырларны да, биюләрне дә үзебез яшәгән төбәктәгечә, башкалардан аерылып торырдай итеп куябыз, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лилия Фәтхуллина.

«Агыйдел»дән тыш, концертта «Ак инеш» ансамбле дә чыгыш ясады.

– Агыйдел елгасының башы Ак инеш булган кебек, безнең «Агыйдел»нең киләчәге – «Ак инеш» балалар ансамбле, – дип сөйләде ансамбль директоры Лилия Ялалова. – Бүген ансамбльдә актанышлылар нибары бишәү генә. Киләчәктә үз җиребездә үскән балаларны укытып, ансамбльгә кайтарырга исәп. Шушы максаттан ресурс үзәге ачтык. Балаларны 9 нчы сыйныфтан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытабыз. Актаныш ансамблендә үзебезнекеләр булса иде, дип тырышабыз.

Тамашачылар бер тавыштан диярлек «Агыйдел» ансамбленең халыкчан булуы турында искәртте. Татарның чын йөзен күрсәтүче коллектив бу, диючеләр дә булды. «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да шул фикердә:

– Актанышның яшәеше тулаем җыр-моң белән бәйләнгән. Аның сәнгате дә икенче югарылыкта. Әлеге ансамбль моны тагын бер кат раслады.

Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов ансамбльнең төрле милләт халыкларын берләштереп, дус яшәргә чакыруы турында да әйтте:

– Татар җыр-бию ансамбле булса да, «Агыйдел» Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкның яшәешен сәнгать аша, җыр һәм бию аша күрсәтә. Әлбәттә, актанышлыларның горурлану өчен сәбәпләре байтак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү