«Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть-Арена»да җиңү яулады

 Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасын кабул итте. Казан хоккейчылары 4:1 исәбе белән отты.

Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның ахыргы минутында үзенең юбилей уенын үткәрүче Кирилл Петров алка кертте (1:0).

Өченче период. Җиденче минутта «Спартак» һөҗүмчесе Александр Хохлачёв исәпне тигезләштерде (1:1). Унберенче минутта Данис Зарипов гол кертте (2:1). Ундүртенче минутта Никита Дыняк «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе алка кертте (4:1).

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 18 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү