Акча белән бергә бәйлелек тә арта

VI чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышы турында язарга утыргач, сүзне каян башларга икән дип аптырап калдым. Чөнки депутатларыбыз, гадәттәгечә, үзебезнең законнарны федераль законнар кысаcына кертү белән мәшгуль иделәр. Хәтта республикабызның 2020 һәм 2021 – 2022 еллар план чорына бюджетын тикшергәндә дә әледән-әле Мәскәү ягына күз салырга тиеш булабыз.

Бер уйлаганда, әллә ни борчылырлык урын юк та кебек, федераль дәрәҗәдә акча бүлешү безнең файдага һәм «өлкән агай» биргән акчаның күләме елдан-ел арта. Шуның белән беррәттән бәйлелек тә арта. Хәтта сыйныф җитәкчеләре дә булган укытучыларга ай саен өстән түләнергә тиешле 5 мең сумны да күз күгәртеп Мәскәүдән көтәргә тиеш булабыз. Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, өстәмә акча инде сентябрьдән үк түләнә башлаячак, димәк, җәйге матур көннәрнең берсендә федераль казнадан 600 млн тәңкә безгә килеп җитәр. Ә менә мәктәп балаларын кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе турында Мәскәү уйлана гына икән әле. Насыйп итсә, анысы да булыр, кем әйтмешли, «ала каргадан аласың булсын”.
Сүзне акчадан башлавым юкка түгел. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин полиция эшчәнлеге турында еллык хисап тотканда, шулай ук акча мәсьәләсенә тукталды. Бездә яңа технологияләргә нигезләнгән җинаятьләр саны бик ишәйгән. Мин «ушлый» егетләрнең халыкны төрлечә алдауларын, финанс пирамидалары, банк карталары аша кеше талауларны күз алдында тотам. Министр әйтүенчә, мондый җинаять кылучыларны фаш итү бик җиңел түгел. Әле аларның 90 проценты Татарстаннан читтә яши икән. Аннан соң халыкны кисәтү, аңлату да җитми. Бу эшкә депутатлар да алынса иде, дигән фикердә министр, халык белән очрашу вакытларында алар аңлату эшләре алып бара ала бит. Ә кирәк булса, кешегә гыйбрәт булырлык мәгълүматлар хокук сакчыларында җитәрлек. Депутатларның берсе полиция хезмәткәрләренең хезмәт хаклары түбән булуын искә төшерде һәм акча мәсьәләсендә, бәлки, федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргәдер, дигән иде. Министр әйтүенчә, хезмәт хакы түбән булу өстенә полиция хезмәткәрләре саны өчтән бергә кимегән.
Бу кимү башта ил җитәкчелеге ихтыяры белән бәйле булса, хәзер сафлар сирәгәюгә хезмәт хакының түбән булуы сәбәп икән. Һәм, министр әйтмешли, «отток продолжается». Шуңарга да карамастан, Татарстан яшәү өчен уңайлы, тыныч төбәкләрнең берсе санала, аеруча авыр җинаятьләр саны кимегәннән-кими. Моны Татарстан халкы үзе дә сизә, төрле тикшеренүләр, сораштырулар күрсәткәнчә, полиция эшчәнлегенә халык биргән бәя буенча республикабыз илдә 7 нче урынга күтәрелгән, әле ике ел элек кенә 16 нчы урында идек.
Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирү турында закон проекты тәкъдим иткән иде. Казан мэры Илсур Метшин башкалабызның әлеге мактаулы исемгә лаек булуын дәлилләп чыгыш ясады. Сугыш башлангач, Казанның 139 предприятиесе бары тик фронт өчен эшли башлаган. Моңа әле илнең төрле шәһәрләреннән эвакуацияләнгән 70тән артык предприятиене дә өстәргә кирәк. Кыскасы, Казаныбыз СССР дигән зур илнең «тыл үзәге»нә әверелгән.
Хәрби очкычларның һәр алтынчысы бездә эшләнгән. Казанда Кызыл Армия сугышчылары өчен һәр көнне бер полкны киендерерлек кием тегелгән. 1941 – 1942 елларда Казанда 45 хәрби госпиталь эшләгән, аларда 334 мең солдат һәм офицер дәваланган, шуларның 62 проценты яңадан сафка баскан. Шушы берничә генә мисал да Казаныбызның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек икәнен раслый кебек. Мактаулы исем Россия Президенты Указы белән биреләчәк, ул Казаныбызның Бөек Җиңүгә керткән бөек эшләрен бәяләр дип уйлыйбыз.
Язмамны шулай матур гына тәмамларга исәп иде, әмма депутат Ркаил Зәйдулланың утырыш ахырында ясаган чыгышы турында дәшми кала алмыйм. Ана телебезнең куллану даирәсе һаман тарая баруы турында ачынып сөйләде ул. Татарстан прокуроры әмере белән мәктәпләрдә яңадан тикшеренүләр бара. Укытучыларның дәрес бирергә вакытлары юк, урысча документлар тутыралар, планнар язалар, биремнәр эшлиләр, дип тезеп китте дә: «Татарстан парламенты Россиядә федерализм үсешенә хилафлык китерерлек төзәтмәләрне Конституциягә кертмәүгә каршы үз сүзен әйтергә тиеш», – диде.
Утырышта прокуратурадан вәкил бар иде. Ул мәктәпләрдә барган тикшерүләр, экстремизм, террорчылыкны кисәтү өчен генә уздырыла, дип халыкны тынычландырырга омтылды. Тикшерүләр киләсе сишәмбедә төгәлләнәчәк икән.
Парламентыбыз бу хәлгә үз мөнәсәбәтен белдерерме-юкмы – анысын киләчәк күрсәтер. Ә күңел барыбер тынычлыгын җуйган иде. Бу көннәрдә Дәүсовет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Мәскәүдән кайтып кергәне юк. Бәлки, аннан бер-бер яхшы хәбәр ишетер идек. Бит халык алдында барыбыз да, шул исәптән парламент та хисап тотасы.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү