“Акчаның кирәге чыкмады”

Кайчандыр бу гаилә үзе ярдәмгә мохтаҗ була. Газиз балаларын аякка бастырыр өчен, алар тиенләп акча җыя. Шул акчага кызларын дәвалыйлар. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сабый савыга. Хәзер инде үзләре башкаларга булыша.

– Балабыз авырганчы да кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итә идек. Авырулар турында ишетсәк тә, бераз гына булса да акча күчерергә тырыштык. Ә йортыбызга борчу килгәч, тормышыбыз бөтенләй үзгәрде, – ди Рөстәм Сәхәпов. – Кызыбыз авырып киткәч, бик тә борчылдык. Аны дәвалый алганыбызга сөенәбез. Ә бит әти-әни өчен бала авыруыннан да кыены юк. Хосписта балалары өчен өзгәләнүче әниләр белән аралашырга туры килде. Бу урынның нинди җир икәнен яхшы аңладык. Кайчак инде өмете калмаган кешеләргә, балаларга булышуны аңлап та бетермәүчеләр бар. Ә мин алай уйламыйм. Биредә баланың гомерен азга булса да озайталар. Әниләр өчен нинди зур бүләк бит ул. Мондагы сабыйлар, авырулары булса да, аны җиңел кичерә. Йөзләрендә никадәр елмаю була аларның. Сабыйлар сөенсен дисәк, яхшылык эшләргә курыкмыйк!

Сәхәповлар үзләре кичергән авыр көннәрне искә алырга теләми. Кызларының авырулары хакында да ачылып сөйләмиләр. Әмма бер генә теләкләре бар – сабыйлар авырмасын иде! Шул ният белән, Казанда яшәүче Гүзәл һәм Рөстәм Сәхәповлар  үзләреннән калган 4 миллион сум акчаны Анжела Вавилова фондына күчергән.

Сүз уңаеннан, Казанда хосписның икенче өлешен төзү өчен акча җыю дәвам итә. Ул 300 миллион сумга төшәчәк. Әлеге бары тик 37 миллион сум гына акча җыелган. Үлем белән көрәшкән, әмма гомерләрен озайтып, өй җылысында яшәгән авыруларга сез дә ярдәм итә аласыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр, Анжела Вавилова фонды сайтына кереп, тулырак мәгълүмат таба ала.

 

 


Фикер өстәү