Алексей Песошин ветераннарга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды

Көннең икенче яртысында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыга эшлекле сәфәр кылды.

Хөкүмәт башлыгы биредә шәһәр советы утырышында катнаша. Утырыш барышында автомобиль төзүчеләр шәһәренең социаль-икътисади үсешенә төп йомгаклар ясала.
Премьер-министр сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, аларга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды.

Барлыгы 11 сугыш ветераны һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән бер ханым бүләккә ия булды. “Сез дөньяны фашизм коллыгыннан коткардыгыз. Безнең бурыч – беркемдә дә тарихны үзгәртеп язу теләге тумасын өчен мөмкин булганның барын да эшләү. Сез – җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тиңләшәбез”, – диде Алексей Песошин.


Фикер өстәү