Арчада тарихи бинаны сүтә башлаганнар

Ел азагында Арча халкы Ратуша бинасын сүтәләр дип Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итә. Комитет белгечләре әйтүенчә, бу вакытта инде бинаның түбәсе һәм өченче катны өстәп төзү өчен, өске кирпеч өлеше сүтелгән була.

Мәдәни мирас объектында законсыз эш алып барылган өчен Россия Җинаять кодексының 243 маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Комитет бинаның хуҗасын сүтү-җимерү эшләрен туктатуны һәм объектны консервацияләүне таләп итеп, судка бирә.
Татар-информ агентлыгы хәбәр иткәнчә, суд, комитетның төзелеш эшләрен дәвам итмәскә дигән таләбен канәгатьләндергән. Ә консервацияләү эшләрен нинди срокта башкарып чыгарачагын бина хуҗабикәсе үзе билгеләячәк һәм бу хакта хисап тотачак.


Фикер өстәү