Артык авырлыктан котыласы килә! Эшне нидән башларга?

Күбебез түземсезлек белән көткән җылы язга да ерак калмый. Башка “тиздән яз җитә” дигән уй кереп оялауга, кәефләр күтәрелеп китә. Алда ниндидер үзгәрешләр чоры көтә кебек. Шушы уйларга чумып көзге яныннан узып барганда үзгәрешләрне иң элек үзеңнән башларга кирәклеген аңлыйсың да үзеннән-үзе җиргә төшәсең. Кыш буена җыелган артык авырлыктан котыласы, язны сылу буй-сын белән каршылыйсы килә! Эшне нидән башларга?

Табибтерапевт, гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА сүзләренә караганда, ябыгуга кыш көне тотынуы күпкә авыррак. Ник дигәндә, бу чорда организмыбыз майларны юкка чыгаруга караганда, аларны күбрәк туплау белән мавыга.

– Әмма алдыңа максат куеп, рәтен белеп эшкә тотынсаң, үз дигәнеңә ирешергә мөмкин, – ди белгеч. – Язга кадәр ябыгырга теләүчеләр иң элек гомуми кан, бәвел анализы тапшырып, Д витаминының биохимик күрсәткечләрен ачыкларга тиеш. Туклану рационына да игътибарны арттырырга кирәк. Анда күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сыйфатлы азык-төлек өстенлек итсен. Көн дәвамында аз-азлап бүлеп ашарга, күп итеп чиста су эчәргә дә өйрәнергә кирәк. Йокы режимын да җайга салырга онытмагыз.

˜ Бер фасылдан икенчесенә күчеш чорын күпләр авыр кичерә. Язга аяк басканда кемнәргә ябыгуны кичектереп тору хәерле?

– Билгеле булганча, яз көне күп кенә хроник чирләр баш калкыта. Ашказаны-эчәк системасы белән бәйле хроник авырулары булган кешеләргә бу чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Андый кешеләргә ябыгу, диетада утыру тыела. Авыру көчәйгән чор артта калгач, белгеч күзәтүе астында ябыгуны башларга мөмкин.

Ябыгырга уйлаган кеше нинди хаталардан сакланырга тиеш?

– Кайберәүләр, ач торып, тиз арада ябыгырга тели. Бу – зур хата. Ачлык белән күзгә-күз очрашкан организм үзен якларга тотына. Булган барлык запас май булып туплана башлый. Шуңа күрә, әйткәнемчә, көненә берничә тапкыр аз-азлап ашарга кирәк. Калорияләр санап туклану да дөрес түгел. Кайберәүләр, көне буена мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк, дигән сүзнең мәгънәсен аңлап бетерми. Каһвә, чәй, сок – көн дәвамында эчелгән су исәбенә керми.

Экспрессдиеталар белән мавыгучыларга ни дияр идегез?

– Шәхсән мин экспресс-диеталарга каршы. Мондый ысул белән ябыккан кешенең организмын кабат элеккеге халәтенә кайтару бик авыр. Рациондагы калория күләме чамадан тыш кимегәч, организм йончый, эчке органнар дөрес эшләми башлый. Экспресс-диеталардан могҗиза көтүчеләр бик нык ялгыша. Әлеге диета вакытында кеше калорияләргә кытлык кичерүе, физик активлыкны арттыруы хисабына гына ябыга.

Индира ГЫЙМАЛТДИНОВА яз көнен сылу буйсын белән каршыларга теләүчеләргә түбәндәге киңәшләргә колак салырга куша:

  1. Һәр эш максат куюдан башлана. Бу очрак та искәрмә түгел. Шуңа күрә иң элек үзегезнең ничә килограммга ябыгырга теләвегезне ачыклагыз.
  2. Суыткычта ябыкканда кирәк булачак файдалы ризык һәм продуктлар гына калсын.
  3. Контроль кием сатып алыгыз. Әйтик, сез хәзер 48 нче үлчәмдәге кием киясез, ди. Артык килограммнарга үч итеп, 44 нче үлчәмле күлмәк алып куегыз. Аны күз алдына элеп куярга да онытмагыз. Ул сезгә ябыкканда бик зур стимул булачак.
  4. Ашау көндәлеге башлагыз. Анда көн дәвамында ашаган һәр ризыкны теркәп барыгыз. Әйткәнемчә, сез көненә уртача 4-5 тапкыр ашарга тиеш. Шуларның өчесе – төп ашау (иртәнге, көндезге һәм кичке аш), калган икесе – капкалап алу. Көн дәвамында һәр 2-3 сәгать саен ашарга кирәк.
  5. Йокысы туйган кеше тизрәк ябыга. Шуңа күрә көненә 8 сәгатьтән дә ким йокларга ярамый.
  6. Көн дәвамында чиста су эчәргә онытмагыз. Кешегә көненә уртача 2 литр су эчәргә кирәк. 1 кг авырлыкка 30 мл су тиеш. Әгәр синең гәүдә авырлыгың 50 кг икән, сиңа 1,5 литр су эчәргә кирәк.
  7. Спорт белән шөгыльләнергә, физик күнегүләр ясарга да онытмыйбыз. Саф һавада җәяү йөрүнең дә файдасы зур. Бу очракта калорияләр 40 минут дәвамында берөзлексез җәяү йөргән очракта гына “яна” башлый.
  8. Ябыгырга уйлагансыз икән, фәкать үз көчегезгә генә таяныгыз! Җаваплылыкны башкаларга аударып калдырырга ашыкмагыз. Массаж, төрле ябыктыручы процедураларның да файдасы бар, билгеле. Әмма алар дөрес туклану рәвешегезгә өстәмә генә булырга тиеш. Туклану рәвешен үзгәртмичә ябыгып булмый!
  9. Ай дәвамында организмга зыян китермичә генә дөрес тукланган очракта уртача 5 – 7 килограмм авырлыктан котылып була.

Диетологтан бер көнлек меню үрнәге:

Иртәнге аш

Йомыркадан омлет

Карабодай боткасы

Кипкән җимешләр белән чәй

Капкалап алу

Эченә эремчек салып пешерелгән груша

Чәй

Төшке аш

Кабак ашы

Парда пешкән кәтлит

Винегрет

Капкалап алу (төшереп калдырсаң да була)

Җиңелчә яшелчә салаты

Кичке аш

Эченә фарш салып томалап пешерелгән болгар борычы

Кайчан күпме калория юкка чыга? (1 сәгатьтә)

Тәрәзә юу 250 ккал

Көлү  78 ккал

Урын җәю 260 ккал

Бакчада эшләү 416 ккал

Саф һавада йөрү 185 ккал

Җәяү йөрү 360 ккал

Велосипедта йөрү 300 ккал

Өй җыештыру 240 ккал


Фикер өстәү