Автобуста бушлай йөртә башлаганнар

Казанда автобус кондукторларына үз кесәсенә эшләү мөмкинлекләре көннән-көн кими. 43 нче автобус маршруты пассажирларын кондукторның хилафлыгы турында хәбәр иткән өчен бушлай йөртә башлаганнар әнә.

Билет сатучының, әйтик, билет бирмичә, яки ярты бәясен генә алып, акча белән “уйнавын” “кайнар линия” телефонының WhatsApp номерына язып җибәрүче кешегә автобуста ун тапкыр бушлай бару мөмкинлеге бирелә. Татарстан Автомобиль транспорты предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, 43 нче маршрутта эшләүче автотранспорт оешмасы тәкъдиме белән уйлап табылган гамәл бу. WhatsApp аша алынган хәбәр башта тикшерелә, шуннан соң гына хәбәр итүче бүләкләнә. Казанның башка транспорт оешмалары бу тәкъдимне хуплармы – анысы әлегә билгесез.

Ә менә башкалабызның ПАТП-2 предприятиесе “иҗади” ысул  белән автобус йөртүчеләргә кытлыкны бетерүгә керешкән. Биредә шоферлар эзләү максатыннан кызык кына акция башланып киткән. Оешма карамагындагы автобуслар салонында “Дустыңны йөртүче булып эшләргә алып килсәң – 3 мең сум аласың” дигән белдерүләр күрергә була хәзер. Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге хезмәткәргә, алып килгән кеше кимендә 90 көн эшләгән очракта, 3 мең сум күләмендә премия түләргә вәгъдә итә.


Фикер өстәү