«Авыл ипотекасы» программасы кайчаннан эшли?

“Авыл ипотекасы” программасы буенча ташламалы кредитларны кайчаннан бирә башлыйлар? Гаризаны теләге булган һәркем дә тапшыра аламы икән?

Әллә аны билгеле бер сандагы кешеләргә генә бирәләрме? Әлеге программага өметләнүдән мәгънә бармы, яисә гадәти ипотека гына аласы микән? Илдус Гыймадиев

Илдар Гафуров, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе:
– Әлеге программа буенча банкларга 1 гыйнвардан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар инде халыктан гаризалар кабул итә башлады. Ташламалы кредиттан һәркем файдалана ала. Газета укучысы шикләнмичә банкка мөрәҗәгать итсен. Бу очракта әлеге программа белән йорт алсаң, отышлырак булачак.

Фото: pikabu.ru


Фикер өстәү