“Авылда сәламәтлек саклау” пилот проектын булдырырга планлаштыралар

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге “Авылда сәламәтлек саклау” пилот проектын булдырырга хыяллана. Партиянең төбәк бүлеге утырышында  шул хакта сүз булган.  Пилот проектын “Россия авылы” һәм “Киләчәгебез сәламәтлеге” проектларына берләштерү дә тәкъдим ителгән.

Республикада яшәүчеләр барлыгы 14 федераль, 6 төбәк һәм партия төбәк бүлегенең 232 җирле проектында катнашып килә икән. “Россия авылы” проектын гамәлгә ашыруга җаваплы Айрат Хәйруллин басым ясап әйткәнчә,  илебездә халыкның дүрттән бер өлеше авылларда яши, һәм нәкъ менә  салада яшәүчеләр халык санын үстерүне тәэмин итә алыр иде. Әмма моның өчен авыл халкының кимендә өчтән бер өлешенең яшьләрдән торуы кирәк. Шуңа күрә яңа дәүләт программасын үтәүдә яшьләрне авылларда калдыру иң мөһим бурычка әйләнергә тиеш.

– Шәһәрдә бик күп программалар гамәлгә ашырыла.  Әмма боларның барысы да яшьләрнең тизрәк шәһәрләргә  китеп баруы белән төгәлләнергә мөмкин. Бу хәлне  булдырмас өчен хәзер без авылдагы сайлаучыларыбыз өчен дә бик яхшы шартлар тудырырга тиешбез, – дигән Айрат Хәйруллин, һәм авыл районнарына финанс ярдәме кирәклеге турында белдергән.

Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның акчалата ярдәм буенча тәүге адымнар ясый башлавын да әйтеп үтәргә кирәк.  Ул Алексеевск районында яшәүчеләрне кабул иткәндә, Биләр авылы спорт комплексына спорт кирәк-яраклары һәм Кыр Шонталысы мәдәни йорты өчен проектор сатып алырга ярдәм итүгә әзер булуын белдергән.


Фикер өстәү