Авылга ярдәм: итәк кисеп, җиңне ямарбызмы?

Узган елның июнь аенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасы кабул ителгән иде. Программаның максаты – авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, хезмәт хакын күтәрү, кыскасы бик күп уңай үзгәрешләр булдыру. Моның өчен биш елга 2,29 триллион сум акча биреләчәге хәбәр ителде. Узган атнада исә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасына кайбер үзгәрешләр кертү зарурлыгы турында мәгълүмат бирелде.

Дөрес, дәүләт программасының максаты һәм аны үтәү өчен тиешле сумма күләме әллә ни үзгәрми. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән проектта “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” программасын тормышка ашыру өчен биреләчәк акча күләмен төбәк бюджетлары һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә 3 триллион сумга җиткерү бурычы куела. Әмма, ни өчендер, “2020 елда дәүләт программасы нигезендә авыл җирлекләре үсеше өчен планда каралган 228,8 миллиард сум урынына… бюджеттан 96,4 миллиард сум гына бирелергә мөмкин” булуы да искәртелә.

Узган ел ахырында аграр мәсьәләләр буенча узган Дәүләт Советы киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин, “Авыл территорияләре үсеше” турындагы дәүләт программасы үтәлүе барышыннан канәгатьсезлек белдергән иде. “Авыл территорияләре үсеше – ил язмышында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Шуңа да, авыллар үсеше өчен акчаны кызганырга ярамый”, – диде Президент.

Бүген исә министрлык тәкъдим иткән документ проектында 2020 елга планлаштырылган акчаның дистәләрчә миллиард сумга кимү мөмкинлеген ничек аңларга? Бу бит Россия авыллары үсеше дәүләт программасы үтәлүен зур сорау астына куя. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев алдагы өч елда программа нигезендә авыл территорияләре үсеше өчен планлаштырылган акча күләме 327,7 миллиард сумга кимергә мөмкин булуын да яшерми. Министр мондый хәлдән чыгу юлын да тапкан. “Авыл территорияләренең комплексы үсеше” өчен акчаны әлеге программада каралган күләмгә җиткерүне “төбәк бюджетлары һәм бюджеттан тыш чыганаклардан табарга” тәкъдим итә. Кем әйтмешли, батучыны коткару – батучының үз эше булып чыга түгелме?

Бу кадәрле акча илнең һәр төбәгендә табылуы да икеле. Бюджеттан тыш чыганаклар турында әйтәсе дә юк. Россиянең күп өлкәләре болай да федераль бюджет ярдәме белән генә очын-очка ялгап яши. Икътисади яктан ныклы үсеш алган Татарстанда да һәр тиен санаулы.

2020 елда “Авыл территорияләре үсеше” өчен планда каралган сумманың 132 миллиард сумга, ягъни өч тапкыр диярлек кимүе – авыл җирлекләрендә планлаштырылган 2,08 мең километр яңа газүткәргечләр, 1,65 мең километр суүткәргеч һәм башка төзелеш объектлары төзү темпын шактый тоткарларга да мөмкин. Проектта каралганча, мондый хәл 2021–2022 елларда да кабатлануы мөмкин икән. Ягъни, алдагы ике елда дәүләт программасын үтәү өчен бирелергә тиешле акча бермә-бер азрак булуы мөмкин. Бу исә, үз чиратында, дәүләт программасында куелган максатларның, аерым алганда Россия авылларында яшәүче халык санын ким дигәндә 25,3 процентка җиткерү, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең керемен арттыру, уңайлы торак, газ кертү, юллар салу, кыскасы авылда яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча куелган максатларның кичектерелүенә китерәчәк.

Дөрес, министрлык тәкъдим иткән проектта “2023–2025 елларда “Авыл территорияләрен үстерү” өчен каралган сумма артыгы белән биреләчәк”, диелә. Аерым алганда, 2025 елда программа үтәлеше өчен бюджеттан 330 миллиард сумнан артык акча бирү карала. Әмма дәүләт программасында каралган сумманың ел саен үзгәрә баруын исәпкә алганда, сөенергә иртәрәк бугай әле.


Фикер өстәү