Бөгелмә районы егете балык үрчетү өчен 3 миллион сумлык грант откан

Рәфис Әхмәтсафин балык үрчетү өчен 3 миллион сумлык грант откан. Бөгелмә районы егете – «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү» илкүләм проекты кысасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булдырган «Агростартап» программасы буенча дәүләт ярдәменә ия булган 103 эшмәкәрнең берсе.

Грантка ул суыткыч җиһазлар, балык азыгы җитештерү өчен экструдер-гранулятор, кышын боз катламы астындагы балыкларга суларга ярдәм итә торган җайланма – аэратор сатып алган. Гранттан тыш, 2 миллион сумнан артыграк үз акчасын да эшкә җиккән. Рәфис язын күлгә тәүге маймычларны җибәрәчәк. Фермер алга таба сөләйман балык үрчетүне дә планлаштыра.

«Бөгелмә авазы»


Фикер өстәү