Бөгелмә районы кешесе алимент буенча бурычы өчен машинасын биргән

Бөгелмә районы кешесе алимент буенча бурычы өчен чит ил машинасын биргән. Бу турыда Россия Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

33 яшьлек ир-ат улына алимент түләмәгән. Аның бурычы 400 мең сумнан арткач, приставлар аңа каршы административ эш кузгаткан. Нәтиҗәдә алимент түләмәүче 10 тәүлеккә кулга алына.

Бурычлы җәзасын үтәгәч, элеккеге хатынына үзенең «Хендэ Солярис» автомобилен рәсмиләштергән. Дәгъвачы чит ил машинасының бәясе алимент буенча бурыч суммасына туры килә дип карар иткән.


Фикер өстәү