Бал кортлары да паспортлы булачак

Быелдан умарталыкларга умартачылык паспорты бирә башлаячаклар. Бу ни өчен кирәк? Аны алу мәҗбүриме? Әлеге паспортны ничек алырга? Әлеге сорауларга матбугат очрашуында җавап бирделәр.

Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов әйтүенчә, паспорт бал кортлары зыян күргән очракта, чыгымнарны кире кайтарыр өчен кирәк булачак.

– Узган ел умартачылар авыр хәлдә калды. Мондый хәл белән беренче тапкыр очраштык. Татарстанда бик күп бал корты агуланды. Мамадыш (200 баш), Минзәлә (157 баш), Зәй районындагы аерым хуҗалыкларда бал кортлары аеруча күп һәлак булды. Кортлар массакүләм кырылды дип әйтеп булмаса да (республикадагы барлык умарталыкларның 2 процентка якыны зыян күрде), зыян шактый иде, – диде Фәиз Динмөхәммәтов.
Умартачылык паспорты исә, зыян күргән очракта, чыгымнарны каплар өчен кирәк булачак, ди белгечләр. Дөрес, узган ел мондый кешеләргә ярдәм чаралары әлегә килеп ирешмәгән. Шулай да белгечләр өмет өзми. Андый кешеләр 1 февральдән “Агростартап” программасында катнашырга да гариза язуларын хәбәр иттеләр. Аңлашылганча, өстенлек зыян күрүчеләргә биреләчәк.
Фәиз Динмөхәммәтов фикеренчә, мондый хәл килеп чыкмасын өчен, пестицидларны тиешле вакытында, дөрес күләмдә сиптерергә кирәк.
– Умарта корты – бик нәзберек җан иясе. Шуңа күрә агулану очраклары быел булмас, дигән гарантия юк. Быел да шушы ук мәйданнарда рапс та, көнбагыш та, горчица да чәчеләчәк. Монда аерым бер кешеләрне гаепләп, аларны гына җавапка тартып та булмый. Шулай да бу мәсьәләдә мин Белоруссиянең тәҗрибәсе уңышлы дип саныйм. Анда да шушы ук культураларны чәчәләр, агулыйлар, бал кортларын да үрчетәләр. Тик шунысы бар: алар кыйммәт булса да, дөрес препаратлар куллана. Безнең гаеп нәрсәдә? Безнең препаратлар ике атнадан соң гына “очып” бетә. Ә анда кич хәбәр итәләр дә төнлә чәчәләр. Һәм ул 8–12 сәгать эчендә “очып” та бетә. Нигә шушы тәртипне бездә дә кулланмаска? – ди Фәиз Динмөхәммәтов.
Мондый күңелсез хәлләр килеп чыгуның тагын бер сәбәбе: контроль булмау, дип саный белгеч.
– Бездә контроль юк. Элек тә рапс чәчә, агулый идек. 2011елга кадәр контроль көчле иде, шуннан соң игътибар кимеде. Кирәкмәгән җирдә акча санап, белгечләрне таратып бетерделәр. Ә бу алыпсатарларга кулай гына булды. Быел, Алла боерса, алга китеш булыр дип өметләнәбез. Умартачыларның үзләренә дә игътибарлы булырга кирәк, – ди ул.
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов аңлатуынча, паспорт бер тапкыр бирелә. Битләре тулган очракта, ул алыштырыла. Хуҗасы алышынган очракта, башка паспорт бирәчәкләр. Умарталарның баш саны артса яки кимесә дә, мәгълүматлар паспортта күрсәтелә. Әгәр бер ел эчендә бернинди дә мәгълүмат урнаштырылмаса, паспорт дөрес түгел дип санала.
Паспорт чыгымнарны каплар өчен гарантия була аламы соң?
– Умартачылык паспортын алу мәҗбүри түгел, ләкин аннан башка чыгымнарны кире кайтарып та булмаячак. Кая гына мөрәҗәгать итсәләр тә, шул документны сораячаклар, – ди Фәиз Динмөхәммәтов.
Белгечләр әйтүенчә, әлегә каршы килүчеләр булмаган. Бер ай эчендә республикадагы умартачыларның 40 процентка якыны паспортлы булган инде.
– Баш саны аз булса да, әгәр шәхси хуҗалык хуҗасы балын сатарга тели икән, аның умартачылык паспорты булу мәҗбүри. Бу үзе өчен дә, сатып алучыга да кирәк. Башка төбәкләргә килгәндә, әлегә бу тәҗрибә Башкортстанда юк, әмма алар да моның мөһимлеген әйтә. Алтайда да кертергә телиләр, – диде Фәиз Динмөхәммәтов.
Шул ук вакытта бал кортларын паспортлы итү бал бәяләренә йогынты ясамас, дип ышандыра белгечләр.

Чыгымнарны кире кайтарыр өчен кирәкле документлар исемлеге:
1. Умартачылык паспорты.
2. Авыл Советыннан умарта саны күрсәтелгән белешмә.
3. Ветеринария берләшмәсеннән тикшерү уздыру турында белешмә.
4. Лаборатория анализы.

Умартачылык паспортын ничек алырга?
1. Умартачы райондагы дәүләт ветеринария берләшмәсенә барып гариза яза.
2. Шуннан соң райондагы мал табибы умарталыкка килеп, тикшерү уздыра. Моның өчен умартачыларга бал кортларын асрау һәм үрчетү тәртибен үтәргә кирәк булачак.
3. Паспортка барлык мәгълүматлар (умарталарның баш саны, авырулары, дәвалау ысуллары һәм башкалар) кертелә.
4. Ахырдан документка районның баш ветеринария табибы һәм баш умартачысы кул куя.
5. Паспорт 160 сум тора. Монда тикшерүләр, бланклар – барлык чыгымнар да керә. Игътибар итәргә кирәкле бер шарт: яңа паспорт тышлыгында Россия гербы булырга тиеш.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү