Бал кортларының юкка чыгу ихтималы бар?!

Казанда умартачылар форумы һәм бал фестивале узды. Җыелышта химик ашламаларны саксыз куллану нәтиҗәсендә елдан-ел күбрәк кырылучы бал кортлары өчен зарарсыз шартлар булдыру турында сөйләштеләр.

Форумда чыгыш ясаучылар фикеренчә, узган елда Россиянең утыздан артык төбәгендә төрле препаратлар һәм химикатлар белән агулану нәтиҗәсендә, бал кортларының күпләп кырылуы күзәтелгән. Эшләр шулай дәвам итсә, якындагы 20 ел эчендә бал кортларының юкка чыгуы да ихтимал, дип куркыттылар.
Татарстанда да узган ел 5 меңгә якын умарта юкка чыккан. Биектау, Әлмәт, Мамадыш, Түбән Кама, Актаныш, Минзәлә, Зәй, Алабуга һәм Чистай районнарында умарта кортларының пестицидтан күпләп һәлак булуы күзәтелгән.

Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов әйтүенчә, бал кортларының агуланып үлүендә эре инвестор хуҗалыкларының гаебе зур. «Аларны җавапка тарту өчен тиешле законнар юк. Судка мөрәҗәгать итүчеләр булса да, нәтиҗәсе шул килеш калды», – ди ул. Бал кортларын саклау ниятеннән, умартачылар өчен махсус мәгълүмат системасы булдырырга җыеналар. Аның аша кайсы басуда кайчан ашлама сибүләрен хәбәр итеп торачаклар. Моннан тыш, вакытында хәбәрләшеп тору өчен «кайнар линия» булдыру тәкъдиме дә бар.

Югыйсә элек тә игеннәрне ашлау бар иде. Очкычлар ярдәмендә корткычларга каршы препарат сиптерү дә кулланылды. Сүз дә юк, мондый гамәлнең бал кортларына зарар салган чаклары да булгандыр. Әмма гөнаһсыз җан ияләренең бу кадәрле күләмдә кырылганнары юк иде бугай. Хикмәт нәрсәдә? Форум барышында умартачыларга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Элегрәк хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, кырга агу сиптергәндә, янәшәдә генә умарталар барлыгына игътибар итә иде. Карабодай, рапс кебек баллы культуралар чәчкәндә дә бу искә алынды. Озак еллар шушы эштә эшләүче агроном белә торып мондый эшкә бармады. Хәзер хәл үзгәрде. Озак еллар эшләүче агрономнар да аз калды. Кайбер хуҗалыклар игеннәрне үзләренә кайчан җайлы, шул вакытта агулый, – ди Башкортстанның танылган умартачысы Илфат Хисамов.

– 25 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәбез. 65 гектар җиребез дә бар. Ел саен карабодай яисә башка төр культура чәчәбез. Умарталарны чәчәкле аланнарга, хәтта башка төбәкләргә дә күчереп йөрткән чак була. Чирек гасыр эчендә төрлесен күрергә туры килде. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән килешеп эшләгәндә, җаен табарга була. Агуны бал кортлары тынычлангач, кичке якта да сиптерергә була, – ди Лаеш районы Державино авылы умартачысы Камил Сөнгатуллин.

20 елдан артык Кукмара районында агроном булып эшләгән Таһир Галиев әйтүенчә, бал кортларын агуламыйча да, игеннәрне ашлап була. Моның өчен бары теләк кенә кирәк. Белә торып бу адымга баручылар өчен катгый закон кабул итү дә комачауламас иде, ди ул.

500 баштан артык умарталары булган кеше белми сөйләмәс анысы. Әмма, бал җитештерү – бер хәл. Аны урнаштырырга да кирәк бит әле.
– Барлык проблемаларны вакытында хәл итүнең иң кулай юлы – берләшү. Шуңа узган ел кооператив оештырдык. Хәзер тирә-яктагы хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән дә уртак тел табып эшләргә җиңелрәк, – ди тәҗрибәле умартачы.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар ага Хафизов та мондый чараларда ел саен катнаша икән. Үземне кызыксындырган сорауларга җавап табам, ди.

Камал театры артисты буш вакытларында энесе, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизов белән алмашлап умартачы һөнәрен үзләштерә. Туган ягы – Питрәч районының Күн авылындагы урман аланында үз умарталары бар. «Күңел өчен генә дип тотынган идек, ел саен артып, умарталар егермегә җитеп килә», – дип тә шаярта.

– Бал кортлары – изге җан ияләре. Аларны яклау һәм саклау – умартачыларның гына түгел, ә һәркайсыбызның намус эше, ди Айдар ага.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү