Балтач районында яшьләрне «китапка гашыйк» иткәннәр

Китап укучылар, мәхәббәт корабында китапны җилкән (парус) итеп алып сөю диңгезен кичкәнегез бармы? Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән ток-шоу да Балтач районының оешма-учрежденияләрендә хезмәт куючы яшьләр бик теләп «китапка гашыйк» та булып киттеләр.

Иң матур теләкләр йөрәкләрдә мәңге урын алды, кунакларыбыз ярдәме белән легендар классик әсәрләребез «Галиябану»-«Ромео һәм Джульетта» ның мәхәббәт тарихлары матур тәмамланды. Чара «Хыял» яшьләр үзәге әзерләгән күңелле уеннар б.н.үрелеп барды. Биредә ир-егетләребез төймә тага-тага гүзәл затларга шигырь укыды һәм бәйрәм кичәсе Рөстәм Нәбиевның «Бөртекләп җыйган гомер» китабына нигезләнеп сөйгән яры Индира б.н.үткән мәхәббәт тарихын, Фәнис Яруллин-Нурсөя ханымнарның үрнәк тормыш юлларын тасвирлап тәмамланды. Районыбызда актив, төпле фикер йөртеп, күңелләрендә гашыйк уты йөртә белгән яшь буын


Фикер өстәү