Банкта эшләүче, клиентлары исеменә кредит рәсмиләштереп, акчасын үзенә алган

Калининградта 30 яшьлек банк хезмәткәре клиентларга әйтми генә алар исеменә кредит рәсмиләштереп, акча үзләштергән. Бу хакта җирле Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, кредит алу өчен документ тапшыручылар, ниндидер сәбәпләр аркасында кредит алудан баш тартканнан соң, банк хезмәткәре алар исеменә акча алган. Зыян күрүчеләр бурычларын түләргә кушып шалтыратулар башлангач кына үзләренең кредит «алганлыклары» хакында белгәннәр.

Хокук сакчылары зыян күләмен төгәл әйтмиләр. Ә җыңел юл белән акча эшлүче хатын-кызга зур күләмдә штраф яки ике елга ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү