Башкортостанда көчле янгында ике ир янып үлгән

Башкортостанның Зианчура районы, Абзан авылында бер катлы агач йорт янган. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын сүндерү барышында 62 һәм 54 яшьлек ирләрнең мәетләре табылган. Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.

Әлеге вакытка янгынның сәбәбе билгеле түгел.


Фикер өстәү