Баянчы Максат Гомәров: «Без балаларда милли горурлык тәрбияли белмибез»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор һәм баянчы Максат Гомәров – күләгәдә иҗат иткән шәхесләрнең берсе. Бүген ул нинди уй-ниятләр белән яши? Эстрада хәлләрен ничек бәяли? Милләт буларак сакланып калуның нинди юлларын күрә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.

– Максат абый, бүген баянчының җырларда җырланган абруе бармы әле?

– Баяннан башка җырламыйлар бит әле. Димәк, абруе бар. Дөресрәге, хәзер фонограммага җырлыйлар, ләкин анда да баян тавышы яңгырый.

– Баянны синтезатор кысрыкламадымы?

– Нинди күзлектән карыйсың бит. Баян музыка мәктәбе, училище һәм консерваториядә фән буларак укытыла һәм аңа бик күп укучылар килә. Димәк, аның абруе бар. Эстрада ягыннан караганда, әйе, хәзер фонограмма кулланалар, сәхнәгә музыкантларны чыгарып бастырмыйлар. Ләкин фонограммада да баян тавышы бар әле. Чөнки бары тик баян тавышы гына көйне татарга азрак якынайта ала. Ул – татарның җанына якын уен коралы. Әйтик, без үскәндә тальян һәрбер йортта диярлек бар иде. Шул ук вакытта ул елларда да, хәзер дә репертуар проблемасы бар иде. Мин укыганда Александр Ключарев әсәрләрен башкардым. Марс Макаровны. Җитмешенче елларда башка композиторлар юк иде. Үземнең беренче җыентык 1998 елны чыкты. Соңрак Рамил Курамшин чыгарды. Уйлап кара, Марс абый җыентыгыннан соң 1998 елга кадәр бушлык булган. Хәзер дә бу мәсьәләгә артык игътибар юк. Әйтик, театрларга әсәр язу буенча бәйге үткәрәләр. Яз гына, акчасын түлиләр. Безнең өлкәдә андый нәрсә юк. Минем бүген дүрт җыентыкка җитәрлек әсәрем җыелды. Мин аны һәрвакыт аз-азлап үз акчама туплап чыгардым. Үзең иҗат итәсең, үзең бастырасың, үзең музыка мәктәпләренә бушка таратасың. Бу эш болай башланды. Эстрадада дистә еллап эшләгәннән соң, 1991 елда Татарстан дәүләт телерадиокомитетына урнаштым. Анда иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек күбрәк иде. Радиода профессиональ җырчылар белән дә, һәвәскәрләр белән дә эшләдек. Чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләр белән аралашу, аларны яздыру мөмкинлеге дә бар иде.

– Менә сез профессионаллар һәм үзешчәннәр дип аерып куйдыгыз. Хәзер профессионаллар белән үзешчәннәр кушылды, аерма юкка чыкты кебек.

– Аерма бетте. Худсовет бетү дә моңа этәргәндер дип уйлыйм. Кемнәрдер сүксә дә, худсоветларны начар булды дип әйтмәс идем. Худсоветта танылган шагыйрьләр – Гөлшат апа Зәйнашева, Сибгат ага Хәким, композиторлар – Рөстәм Яхин, Ренат Еникеевлар эшләде. Алар бит бу җыр үтми дип сызып ату белән шөгыльләнмәде. Җырның авторларына, башкаручыга тәкъдимнәрен әйтә, ярдәм итәләр иде. Болар барысы да бушка башкарылды. Мәсәлән, мин, композитор Рөстәм Яхин киңәш бирсә, ничек төзәтергә кирәклеген әйтсә, үземне бәхетле саный идем.

– Шулай да, профессионаллар белән үзешчәннәр арасында чик булырга тиештер бит?

– Шундый һәвәскәрләр була, алар кайбер профессионалларны уздыра. Ул елларда бу ничектер гаделсезлек кебек кабул ителә иде. Менә хәзер алар кушылдылар. Безгә алай да ярамый инде. Ә бит безнең илдә генә андый бүленеш бар. Мәсәлән, Майкл Джексон – халык артисты, дип беркайда да әйтмиләр. Ул бөтен дөнья өчен бары тик Майкл Джексон. Аны тану өчен исемен атау да җитә. Менә ул профессиональ җырчымы, сезнеңчә? Профессиональлек нинди кысадан чыгып билгеләнергә тиеш? Иҗаты белән үзен, гаиләсен туендырырлык акча эшләүчеме ул профессионал? Миңа калса, профессиональлекнең күрсәткече консерватория бетерү түгел, нәкъ менә иҗаты белән халык җыя алуда. Майкл Джексон вокал дәресләрен апалары, абыйларыннан, төрле шәхесләрдән алган. Ә иң мөһиме – үзендә зәвык тәрбияләгән. Бездә әнә шунысы югалып бара. Шуңа күрә хәзерге татар эстрадасын сирәк тыңлыйм.

– Ә нәрсә тыңлыйсыз?

– Төрлесен. Үзебезнең халык музыкасын, джазны, классиканы. Фонотекамда андый язмалар шактый. Радио-телевидениене тыңламыйм. Вакытым да юк. Чөнки соңгы ун елга якын ике томнан торган «Татар халык җыры антологиясе»н төзү белән шөгыльләндем. Андый тәҗрибә бар иде инде. Казанның 1000 еллыгына «1500 татар җыры» дип аталган проект эшләнде. Анда җырларның көйләре һәм сүзләре бирелде.

– Бу – махсус дәүләт заказымы?

– Бу – минем үз-үземә биргән заказым, үз теләгем. Чөнки телне, моңны саклыйк дигән сүзләр күп сөйләнә, конкрет эшләр җитеп бетми. Кызганыч, тик бүген үзен йолдыз дип санаган җырчылар антологиягә кергән 800 җырның 10 процентын да белми. Дөрес, дусларым да нәкъ синең кебек гаҗәпсенә. Ләкин бит бу эшне кемдер эшләргә тиеш. Әгәр хәлемнән килә икән, нишләп алынмаска? Ул нота таныган теләсә кайсы бала уйный алырлык итеп эшләнә. Кечкенә чакта үзем шундый җыентыклар эзләдем. Чөнки фольклорчылар чыгарган китапларда көй бирелгән, аккордлар юк. Ул көй әле шулкадәр катлаулы итеп язылган була.

Авылдан күченгәндә мин бөтен көйләрне уйный идем инде. 7–8 яшемдә әти туган көнгә танылган галим, фольклорчы Мәхмүт Нигъмәтҗановның җыентыгын бүләк итте. Уйна рәхәтләнеп, ди. Тик уйнап булмый. Чөнки Мәхмүт абый аның беренче чыганактан кыйммәтле асылташ итеп бөртекләп җыйган. Ләкин башкаручылар турында уйламаган. Ул аның вәкаләтенә дә керми. Чөнки ул – фольклорчы. Ә бездә шундый җырлар бар, аны белеме булган музыкантка да атна-ун көнләп өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, «Мәдинәкәй-гөлкәй» шундый. «Мәдинәм-гөлкәем» белән бутамагыз, бу бөтенләй башка җыр. Озын, лирик, мелизматикага бай, иркен җырларның берсе. Үзебезнең чын татар җырлары шундый алар. «Аппагым-җанашым», «Бөдрә тал», «Уел», «Камәр» – алар күп инде. Без менә шуларны югалтабыз. Югалтмаска иде. Һәм халык җырларын башкармыйлар дип яшь җырчыларны сүгәбез. Ничек башкарсыннар аны, ишеткәннәре булмагач. Менә шуңа да тотындым бу эшкә. Чөнки һәрбер кеше бу дөньяга үз миссиясе белән килә.

– Бу миссиянең бәһасе күпме?

– Ике баяным шуңа кереп китте. Моны зарланып әйтмим. Чөнки шушы этапта шулай эшләргә кирәк дип уйладым. Дөрес, әлеге эш белән Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья башкарма конгрессы да кызыксынды. Бәлкем, без уртак фикергә килербез. Чөнки эшнең әһәмиятен аңлаучылар бар. Заманында Тукай да бит, иң авыр вакытларда татар милләтен җыр саклап калган, дип әйткән. Җыр бернинди тыюларга чикләүләргә буйсынмый. Җырланса, тел дә сакланачак. Моңа хәтта ниндидер программалар кабул итү дә кирәкми. Шуңа күрә бу антологияне, хәлемнән килсә, һәрбер татар гаиләсенә таратып чыгар идем.

– Еш кына балалар өчен репертуар юк дип зарланалар. Бу чыннан да шулаймы?

– Балалар өчен репертуар проблемалы. Мин бу җәһәттән дә халык җырларына мөрәҗәгать итәр идем. Беркайда да «Сак-Сок» җырын ишеткәнем юк. Ә нинди мәгънә ята анда! Ул «Сак-Сок»ның, гомумән, һәрбер татар җырының берничә варианты бар. Балалар җыентыкларына «Тәфтиләү», «Әллүки» җырларын да кертер идем. Болар күңел ача торган әсәрләр түгел, ә менә тәрбияви ягын бәһаләп бетергесез. Шулай ук «Кәрия-Зәкәрия» һәм башка уен җырлары да бик күп. Сүз уңаеннан, безнең «Созвездие-Йолдызлык» фестивале бар. Анда номинацияләр берничә, әмма фестивальдән гармунда, баянд, курайд, думбрада уйнаучы сәләтле балалар читтә кала. Гел җыр-бию, матур сүз белән генә булмый бит инде. Әгәр шунда халык уен кораллары белән чыгыш ясасалар, бу – уен коралына да, милли фольклорга да бер дигән пропаганда һәм фестивальнең абруе да артыр иде. Сүз уңаеннан, Мәскәүнең «Синяя птица» фестивале нәкъ менә шундый.

– Җырларның язылу тарихын да белмибез әле без.

– Җырчы аны барыбер тоемлый һәм чагылдырырга тырыша. Гәрчә җырның кайчан язылганын төгәл әйтеп булмаса да. Илһам ага Шакиров башкарган «Әй, җаный-җанашым» җырын искә төшерик. Казан ханлыгы алынган заманнарга кагыла ул. Казынсаң, андый җәүһәрләр шактый безнең. Трагик җырларыбыз күп. Аларны мин җанлы мирас дим.

– Антология кайчан чыгачак һәм тиражы күпме булачак?

– Мин үземнекен эшләдем, инде нәшер итәсе генә калды. Тираж дигәне дә хәл ителмәгән.

Беләсеңме, дөньяда бик күп халыклар яши. Ләкин мондый рухи байлык барлык халыкларда да юк. Безнең халык үткәнен, күргәнен, тарихын, кайгы-сагышын, шатлыгын җыр аша тапшырган. Тарихның иң трагик вакытларын җырга салып, киләчәк буынга җиткергән. Мәсәлән, антологиядә «Герман көе»нең генә дә 15 варианты тупланды. Җырда без – үзебез. Глобальләшү барган заманда җыр аша гына асылыбызны саклап кала алабыз.

 – Максат абый, 15 февральдә Чаллыда сезнең исем белән йөртелгән фестиваль узачак. Ул үзегез туплаган байлыкны аз-азлап булса да балаларга тапшыру ниятеннән эшләнәме?

– Баянга кызыксыну уяту иде аның максаты. Шуның өчен укучылар өчен уку әсбаплары да яздым. Балага кечкенәдән «Тәфтиләү», «Авыл көе» кебек җырларны сеңдерәсе килүдән дә эшләнде ул. Укучының музыкант булып китүе дә алай мөһим түгел. Халкы турында ниндидер күзаллау булсын иде. Европада, мәсәлән, бу әйберләр кечкенәдән сеңдерелә. Чөнки аларда дин белән музыка бергә йөри. Бездә дә бөек шәхесләребез җитәрлек. Кечкенәдән шуларны күрсәтү, аңлату гына кирәк. Әңгәмә башында ук, нишләп бу эшкә алындың, дип сорадың. Чөнки мин үземне дә ниндидер күләмдә гаепле сизәм. Чөнки без балада милләт белән горурлану хисен уята, үз моңыбызны җиткерә алмыйбыз. Безнең көйләр дә башкалардан аерылып тора бит. Бай орнаментлы, мелизматикалы җырлар бары тик татар-башкорт халкында һәм афро-америкалы халыкларда гына. Ә фестивальдә өч номинация каралган. Барысына да татар композиторы көен уйнау таләбе куелган. Бәйгедә музыка мәктәпләрендә белем алучы балалар катнаша. Киләсе елда музыка училищесында белем алган студентларны да җәлеп итәргә исәп бар.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү