“Безнең ишегалды” программасы — без булдыра торган эш

Тиздән ишегалдын нинди итеп күрергә теләвең турында шалтыратып әйтергә мөмкин булачак. Казанның “Ак чәчәкләр” бульварында журналистлар өчен үткәрелгән гадәти булмаган брифингта хәбәр иттеләр моны.

– Татарстанда тормышка ашырылучы “Безнең ишегалды” программасы – дәүләтнең халыкка бурычын кайтаруы ул. Бу программа һәркемгә кагыла, һәркемгә   килеп җитәчәк. 2014 елга кадәр төзелгән йортларда яшәүче 2 миллион 500 мең кешенең өй алды тәртипкә китереләчәк, – диде Татарстанның  архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов. –  Без халыкка уңайлыклар тудырырга тиеш. Элек төзелгән йортлар тирәсен хәзер тәртипкә китерсәк, яңа салына торганнарында бөтенләй башка хәл. Шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Салават күпере” торак комплексында булдык.  Хәтта андагы йортларның ишегаллары  да бер-берсеннән аерыла. Алданрак салынганнарында эшлисе эшләр күп. Ә менә соңгылары  халыкның мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнгән.

Министр, шәһәрләрдә ничек эшлибез, район-авылларда да шулай ук булачак, дип ышандырды.

– Ишегалларын төзекләндерү өчен яңа проектлар уйлап табылачак. Рөстәм Миңнеханов,  зур шәһәрме, кечкенә авылмы – кешеләр бер төсле ишегалдына чыгарга тиеш,  дигән иде. Без шуны күздә тотып эшлибез, – ди ул.

Министрның сүзләренә Президент ярдәмчесе Наталья Фишман – Бекмамбетова да кушылды.

–Ишегалдын төзекләндерү – ул асфальт  яңарту гына түгел.  Һәркемгә – әбигә дә, бәбигә дә уңайлы булсын өчен дип эшләргә кирәк, – диде ул.

Әйтик, Чаллының 27 нче комплексы тирәсендә машина кую урыннары тәртиптә түгел икән. Кеше машинасын теләсә кая ташлап китәргә мәҗбүр. Киләчәктә моннан котылу юлын табарга ышандырдылар. Барлык машиналарга урын табылмаса да,  проблема хәл ителер,  ди җитәкчеләр. Шушы урында Наталья Фишман “Ак чәчәкләр” бульварының төзелгән вакытын искә төшерде. Ул чакта  да машина кую урыннарын паркка әйләндергәннәр. Халык белән алты тапкыр очрашып, уңай фикергә киләләр. Машина куярга урын да табыла.   Кемдер машиналарны ишегалдыннан ераграк алуны сораса, кайбер кешегә  транспортының тәрәзәсеннән күренеп торуы кирәк икән. Шуңа да “Безнең ишегалды” программасы бары тик халык фикерен генә тыңлап башкарыла.

– Халыктан алынган анкеталар белән генә түгел, без, колл-үзәк ачып та, республикада яшәүчеләрнең фикерләрен беләчәкбез. Озакламый шалтыратулар кабул итә башлыйбыз. Кыскасы, Татарстан халкы “Безнең ишегалды” программасында халык фикерен генә белеп калмыйбыз,   аларның бу эштә катнашуларын да көтәбез. Әлеге программа буенча махсус сайт та булачак. Анда килгән тәкъдим-фикерләр җавапсыз калмаячак. Президент та, бу сорауларны контрольдә тотачакмын, диде, – ди Президент ярдәмчесе.

Очрашуда шулай ук  балалар мәйданчыкларынын төсләре хакында, аларны кайсы оешма ясаячагын, төзекләндерү эшләре башкаручыларның кемнәр икәнлеге белән кызыксындылар. Тик әлегә төгәл җавап юк. Татарстанда бу юнәлештә эшләүче оешмалар барысына  да өлгермәячәк. Шуңа да Татарстан ишегалларын төзекләндерүчеләрне  ил буйлап эзләячәкләр. Иң мөһиме,  инде үз эшен күрсәткән, тәҗрибәсе булган оешмалар белән хезмәттәшлек итү планлаштыра.  “Теләк белдерүче булыр ул. Әмма без куйган таләпләрне үти алучысы табылырмы?” – ди Фишман.  Министр Фәрит Хәнифов исә, бу –  без булдыра торган эш, дип җавап бирде. “Тәҗрибәбез җитәрлек. Бар да яхшы булыр дип өметләнәм”,  – ди ул.

  Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү