Безне вакытыннан алда картайтучы 4 ризык

Шикәр. Организмда шикәрнең чамадан тыш күп булуы аркасында тән тиресе сыгылмалылыгын югалта. Бу исә күпләп җыерчыклар пәйда булуга китерә. Моннан тыш шикәр гәүдә авырлыгын да арттыра, буыннар сызлавы, баш авыртуга сәбәпче була.

Транс майлар. Фри бәрәңгесе, ярымфабрикатлар, әзер камыр ризыкларында очраучы бу майларны ризык озак саклансын өчен кулланалар. Шул ук вакытта ул кан тамырларын тыгызлатуы аркасында тән тиресен дә картайта.

Тоз сәламәтлек өчен файдалы санала. Әмма күпкә китсә, ул иң элек организмның хәлсезләнүенә китерә. Тоз күп ашаган кеше ничек кенә ял итсә дә, арыган кыяфәттә йөри. Моннан тыш чамадан тыш тозлы ризыклар ашаган кешенең бөеренә зыян килә, кан басымы күтәрелә.

Каһвә. Күпкә китсә, әлеге эчемлек организмга су җитмәүгә китерә. Нәтиҗәдә, тән тиресе яргалана, җыерчыклар пәйда була. Кеше үз яшеннән күпкә олырак күренә. Шуңа күрә көнгә, күп дигәндә, ике чынаяк каһвә эчәргә кирәк.


Фикер өстәү