Бурычлы кешеләргә коммуналь хезмәт күрсәтүне тыймаска мөмкиннәр

Россиядә бурычлы кешегә торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтүне туктатуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Закон проектын депутат Алексей Куринный әзерләгән. Дәүләт Думасының хокук идарәсе әлеге закон проектына уңай бәяләмә биргән.

Депутат күп фатирлы йортларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче кешегә бу хезмәтләрне күрсәтүне туктатуны тыярга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, күршеләре торак-коммуналь хезмәт өчен түләмәү сәбәпле, фатирларын су басуга зарланучылар бар.

Бурычын түли алмаган гражданнар проценты зур түгел, ди экспертлар, әмма күршеләре торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү сәбәпле вакытында түләүчеләр дә зыян күрә.


Фикер өстәү