Чаллы шәһәрендә яшәүчегә 150 мең сум алимент түләткәннәр

Чаллы шәһәре буенча 3 нче суд приставлары бүлегендә 34 яшьлек гражданиннан алимент түләттерү турында башкарма производство мәҗбүри үтәлгән. Суд карары нигезендә, ир балигъ булмаган улын тоту өчен ай саен керем түләргә тиеш булган. Әмма ул законлы таләпләрне үтәмәгән, алиментлар буенча бурыч 150 мең сумга җиткән, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте. 

Алимент түләүдән качып йөргән өчен суд приставы-башкаручы тарафыннан РФ КоАП 5.35.1 маддәсендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Эш материалларын карап, суд аны гаепле дип тапкан һәм 10 тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләгән.

Әлеге чара гражданинны алиментлар буенча бурычларын тулы күләмдә түләргә мәҗбүр иткән.

 


Фикер өстәү