Черки коронавирус таратамы?

Коронавирус йоктыручылар арасында ватандашыбыз да бар. Бу хакта Россиянең Япониядәге илчелеге хәбәр итте. Чир йоктыручы – Япониядәге Diamond Princеss круиз лайнерында ял итүче бер хатын-кыз.

Әлеге лайнерда ял итүчеләр арасында 24 россияле бар. Шул исәптән Казаннан да бер гаилә биредә. Коронавируслы хатын-кызның шәхесен әйтмиләр. Аны хастаханәгә озатачаклар һәм ул дәвалану курсын узачак диелә.

Статистика мәгълүматлары буенча, Кытайда коронавирустан гомере өзелгән кешеләр саны 1770 җиткән. Чирне йоктыручылар 70 меңнән артып киткән. 10844 кеше хастаханәдән чыккан. Дөнья күләмендә карасак, коронавирус очрагы 29 илдә теркәлгән.  Авыручылар 71331 кешене тәшкил итә.

Коронавирус таралу алган Хубэй провинциясендә дә вазгыять кискенләшә бара. Телеграм-каналларга ышансаң, чир таралу очракларын булдырмас өчен, җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылган. Халыкка өйләреннән чыгарга рөхсәт ителми. Медицина хезмәткәрләре, көнкүрешне тәэмин итү оешмаларында эшләүчеләргә генә рөхсәт. Транспортка килгәндә, медицина хезмәткәрләрен йөртүче, беренчел кирәк-яраклар ташучы машиналарга гына йөрергә ярый. Бу тыюны бозган очракта җәзасы да каралган:  500 юань (якынча 5 мең сум) күләмдә штраф, 10 тәүлеккә тоткарлау һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

Җәза бирүләр моның белән чикләнми. Кытай хакимияте кагыйдәләрне бозган кешеләрне төрмәгә утыртырга һәм хәтта үлем җәзасына тартырга җыена. Катгый чаралар түрәләргә дә яный. Ялган медикаментлар уйлап тапкан, чирдән файда алып калырга теләүчеләрне дә рәшәткә артына ябарга мөмкиннәр.

Соңгы арада «Бигеш» халыкара аэропортында белгечләр очкычларны черкиләр барлыгына тикшерә башлаган, дигән хәбәр таралды. Имеш, коронавирус бу бөҗәкләр аша таралырга мөмкин. Әмма «Роспотребнадзор» белгечләре бу мәгълүматны кире какты.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, Россия Хөкүмәте Кытайга гуманитар ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова әйткән. Ярдәм дигәндә иң элек сүз медицина битлекләре турында бара.


Фикер өстәү