Чыңгыз Мәхмүтов: «Табибка тамга салырга ашыкмагыз!»

Чыңгыз Мәхмүтов – республикада билгеле шәхес, шул ук вакытта аны белмәүчеләр дә аз түгел. «Беркайчан да уңга-сулга чәчелеп, үземне күрсәтеп йөрмәдем, кирәк чагында икеләнмичә, фикеремне әйттем, – ди Чыңгыз Мәхмүтов. – Еш кына беркем әйтмәгән сүзне миңа әйтергә туры килде. Күп кеше, карьерасын кайгыртып, тыелып кала иде. Мин, Дәүләт Советында эшләгәндә дә, дәшми кала алмадым…»

– Чыңгыз Усманович, фикерләрегез һәрвакыт дәлилле, саллы, тик татарча аралашудан куркасыз кебек… 

– Мин Казанда туып үстем. Балачагым Арча районының Ташкичү авылында узды. Әти 8 яшемдә Казандагы рус мәктәбенә укырга бирде. Ул чакта бер авыз сүз русча белми идем. Моны аңлап алган укытучы: «Без сине укырга алмыйбыз, өеңә кайт, татар мәктәбенә илтсеннәр!» – дип куалады.  Казанда бер татар мәктәбе бар иде. Әти каршы килде, иртән мине мәктәпкә илтеп куя, ләкин сыйныфка уза алмыйм. Укытучы: «Өеңә кайт!» – дисә, әти: «Укы, кеше бул!» – дип карышты. Бер атна ишек төбендә утыргач, укытучылар кызганып керттеләр. Элек русча сөйләшкәндә татарча уйлый идем, хәзер татарча аралашканда, русча фикер йөртәм… Мин телне беләм, аралашырга читенсенәм. Татар теле бик бай, аралашмагач, онытыла. КХТИда укыганда авыл егетләренә русча җавап кайтару, имтихан тапшыру ничек авыр икәнне күреп тордым. Аларны яклап, деканатка кергән чаклар да булды. Ул заманда авыл баласы тырышлык белән алдырды. Хәзер дә татарча укучы бала шундый кыен хәлдә: ул фәннәрне татарча үзләштерә, ә БДИны русча тапшырасы. Син телеңне саклыйсың, икенче тел сиңа киртә булып баса.

– Их, татарчаны яхшы белсәм, дигән чаклар бер дә булмадымы?

– Дәүләт Советында эшләгәндә ана теленең кирәге чыкты. Районнарга йөрдек, милләттәшләр белән аралаштык. Матур итеп сөйләшәсе килә, тик сүзләр баштан чыгып кача, буталып бетәсең һәм русчага күчәсең. Депутат Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, башкалар мәктәптә имтиханнарны татарча бирдерү, татар телен саклау буенча шактый эш алып барды. Татар баласы өчен, әлбәттә, йөрәк әрни. Әзәрбайҗаннар, грузиннар, кайда гына яшәсә дә, үз телен онытмый. Татарда ярарга тырышу бар: авыл кешесе, шәһәргә килеп бераз яшәгәч, вата-җимерә русча сөйләшә башлый.  Татар булудан оялган заманнар да бар иде. Ярый Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев барыбызны да аякка бастырды. Үзгәртеп кору елларында бик күп татар мәктәпләре ачылды, үзаң үзгәрде. Хәзер, мин – татар, мин – Казаннан, дип күкрәк киереп әйтәбез. Элек андый нәрсә юк иде. Балалар, оныклар татарчаны белсен өчен аралашу мохите тудырырга кирәк. Өйдә, балалар бакчасында, мәктәптә, университетта… Бездә, татарча яки инглизчә өйрәтүдә булсынмы, грамматикага күп вакыт бирәләр. Кеше сөйләшергә, аралашырга өйрәнсә, тирәнтенрәк белү өчен үзе тырышачак.

– Түбән Камада эшләгән елларны ничек искә аласыз? 

– Анда 1970 нче елларда эшләдем. Ул елларда иртәгәсе көнгә ышаныч зур булды. Яшьләр гаилә корды, балалар туды. Торак йортлар күп төзелде. Җитәкчеләр абруй казанды. Аларның кәттә машиналары да булмады, шәһәр буйлап җәяү йөрделәр. Легендар җитәкчеләр Николай Лемаев, Николай Зеленовлар дәвалау оешмаларына бик күп ярдәм күрсәтте. Шәһәрдәге 3 нче хастаханәгә шефлык иттеләр, үзәк хастаханәне карап тордылар, профилакторийлар, балалар лагерьлары оештырдылар. Бу җитәкчеләр халыкка эшләргә дә, ял итәргә дә, дәваланырга да шартлар тудырды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты вазифасын башкарганда, теләк булып та, эшли алмаган үкенечләр калдымы?  

– Күңелне тырнап тора торган үкенечләр юк. Ул елларда  күтәргән мәсьәләләр бер-бер артлы тормышка ашты. Кабинетыма атна саен диярлек күп балалы аналар ярдәм сорап килә иде. Аларга акчалата ярдәм күрсәтү, җир кишәрлеге бирү мәсьәләсен күтәреп чыктык. Мәскәүгә хатлар яздык. Уй-ниятләребез тормышка ашты. Модернизация программасын да без башлап җибәрдек. Бу эшләр бер көн эчендә генә башкарылмый.

Соңгы елларда Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый советны җитәклисез. Иҗтимагый совет дигәч, әллә нигә бер җыелучы, бушлай эш башкаручы оешма күз алдына килеп баса. Нәрсә белән шөгыльләнәсез, эшегезнең нәтиҗәсе бармы?

– Безнең иҗтимагый совет пациентлар оешмалары, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән легендар шәхесләр, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, иҗат әһелләреннән тупланган. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлекне контрольдә тотабыз. Бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертергә, шикаятьләрне тикшерергә урыннарга барабыз. Беркемгә бәйле оешма булмасак та, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимебезгә колак сала, комиссия утырышларында да катнаша. Халык сорауларын, борчыган мәсьәләләрне башкарма хакимияткә ишеттерәбез.

– Табиблар җитмәү мәсьәләсе берничә ел телдән төшми.  Түрәләр дә ул хакта сөйли, нәрсәдер эшләнә дә кебек… 

– Бүгенге вазгыятьне күрәбез, үткәнне онытабыз. 1990 нчы елларны искә төшерик.  Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгате вакытында: «1990 нчы елларда бала туу күрсәткече 1943 елдагы сугыш чоры вакытыннан да түбәнрәк булган», – дип сөйләде. Мин ул елларны дәүләтне җимерүдә хәлиткеч чор булды дим. Бюджет тармагына нык сукты: керем азайды, хезмәт хакы түли алмый башладылар. Төрле өлкәләрдә тәҗрибә үткәрү китте. Ул сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагылды. Тәҗрибәләрнең ачы нәтиҗәсен вакыт узгач кына аңладык. Белгечләрнең, хезмәт кешесенең дәрәҗәсе төште. Соңгы елларда үткәнне кире торгызу буенча күп эш башкарыла. Медицина уку йортларында студентларны максатчан программа буенча укыталар. «Авыл табибы» программасы эшли, грантлар бирелә. Кызыксындыру чаралары тагын булачак әле. Безнең республикада гына да 1500 белгеч җитми.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә нәрсә үзгәрде?

– Илдә күп нәрсә үзгәрде. Хәзер табиблар, аларның эшләү тәртибе, система үзгәрде. Элек хәзерге кебек җиһазлар булмады. Табиб, кешене тыңлап, тотып карап диагноз куя иде. Кеше атналар, айлар буе дару эчеп, укол кадатып, хастаханәдә ятты. Ул заманда авыруның 70 процентын планлы рәвештә дәвалау оешмасына салсалар, хәзер киресенчә. Безнең халык табибның үзе белән сөйләшүен, зарын тыңлавын ярата. Сырхауханәдәге  нормативлар моңа мөмкинлек бирми. Табибларны язу эшеннән азат итәргә кирәк. Европа илләрендә табиблар, әзер анализларны карап, нәтиҗә чыгара. Бездә табиб авыру белән сөйләшергә, диагноз куярга һәм тиз арада дөрес итеп авыру тарихын тутырырга тиеш. Аз гына төгәлсезлек китсә дә, штраф салалар. Дәвалау оешмаларын контрольдә тотучы оешмалар күбәйде. Бер табиб: «Безнең эшне 20дән артык оешма тикшереп тора, андый шартларда ничек эшләргә?» – дип киңәш сорый. Сырхауны исә боларның берсе дә кызыксындырмый. Аны, медицина оешмасына баргач, кабул итсеннәр, тикшеренергә – җиһазлар, күренергә белгечләр булсын.

– Әйе, табиблардан зарлану очраклары кимеми. Социаль челтәрләрдә язалар, сорауларны «Халык контроле»нә, Президентка юллыйлар… 

– Сәламәтлек саклау өлкәсе бөтен кешене борчый. 2018 елда республика халкы дәвалау оешмаларына 30 миллион тапкыр килгән. Бер кеше 10 тапкыр дигән сүз. Башка бер генә өлкә дә шулкадәр кешене үзенә җәлеп итми. Үзебез шулардан зарланабыз,  сәламәт чакта үзебезне кайгыртмыйбыз. Авырый башлагач та, дәвалау оешмасына тиз генә бармыйбыз. Үзем дә табибка соңгы елларда гына  йөри башладым. Аңа кадәр оятка санадым. Бик кызык вакытта яшибез. 70 ел дәвамында кешегә: “Үзең турында уйлама, сине партия, дәүләт кайгыртыр”, – дип килделәр. Хәзер бөтенләй башкача: синең тормышында,  сәламәтлегендә беркемнең дә эше юк. Чит илдә кешенең ничек яшәве белән иминият компанияләре кызыксына. Белгечкә күренүне дә алар оештыра. Без үзебезнең иминият компанияләре нәрсә белән шөгыльләнгәнне белмибез дә.

– Иң күп шикаятьләр даруларга кагылышлы. Кеше үзенә билгеләнгән даруны вакытында ала алмый. Ташламалы дарулар буенча законга үзгәреш кертеп, акча алуны тыярга кирәк, дип уйламыйсызмы?

– Без аны эшләргә тырыштык, тик Мәскәүдәге федераль җитәкчелектән  яклау тапмадык. Әлеге проблеманы хәл итү төбәкләргә йөкләнгән. Мәскәүне ул борчымый. Әйе, халыктан кергән иң күп дәгъва шуның буенча. 1990 елларда инвалидларга дару алыр өчен акча  бүленә башлады. Кешегә сайлау мөмкинлеге бирелде: йә акча, йә дару аласың. Халыкның 70-80 проценты акча ала башлады. Яман чир белән авырган кешегә 700-800 сум акча – тамчы гына. Дарулардан баш тарткан кеше чыгымнарны үзе капларга тиеш. Кешегә шуны күпме генә аңлатсаң да, барыбер үзенчә эшли. Даруларга акча җитәрлек бүленми. Табиблар кеше сораган препаратларга рецепт язып бирә алмый. Моңа табиб та, сәламәтлек саклау өлкәсе дә гаепле түгел. Бу – федераль дәрәҗәдә хәл итә торган икътисади проблема.

– Табибларны иң күп ришвәт алучылар исемлегенә кертәләр. Моның белән килешәсезме?

– Алай түгел инде. Табибларга нинди генә тамга салмыйлар. Безнең халык рәхмәт йөзеннән үзе дә бүләк ясарга ярата. Аннары алды, сорады, дип сөйләп йөриләр. Табибларны да, актан ак, сөттән пакь дип әйтәсем килми. Татарстанда эшләп киткән бер министр болай аңлаткан иде: бер төркем алмый, икенче төркем – бирсәләр, баш тартмый, өченчесе биргәнне көтеп тора… «Туры элемтә» вакытында да, табиб акча сорады, дип әйтүчеләр була. Моның нигезендә җитмәүчелек ята. Юклык бетсә, проблема да бетәчәк. Советлар Союзы вакытында барыбыз да законсыз сәүдәгә каршы көрәштек. Җинаять җаваплылыгы каралды, эзәрлекләделәр, сәбәбен өйрәнмәделәр. Кибетләр товар белән шыплап тулгач, яшерен сәүдә үзеннән-үзе бетте. Медицина буенча да шулай… Берзаман табибларга кытлык бетәр, даруларга акча күбрәк бүленер, белгечләрнең дәрәҗәсе үсәр, халык барысыннан да канәгать калыр… Моңа илкүләм проектлар ярдәмендә ирешеп буласмы дим…

– Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә өстәмә акча биреләчәк. Сугыш чоры балалары, аеруча әтиләре фронтта һәлак булганнар, үзләрен кимсетелгәнгә саный. Аларның кайчан күңелләрен күрә башларлар икән?  

– Сугыш чоры балаларына игътибарны арттырырга кирәк, сүз дә юк.  Сугышта катнашкан ветераннар азайды, тыл ветераннары да кими. Киләчәктә сугыш чоры балалары кала. Алар да олы яшьтә инде. Сугыш ветераннарыныкы кебек үк булмаса да, ташламалар ясалсын, хөрмәт күрсәтеп, ярдәм оештырылсын иде.

 Фәния Арсланова  

  • Чыңгыз Мәхмүтов Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Дәүләт Советына өченче чакырылышта (2004 – 2009) депутат итеп сайлана. 2009 елдан – Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе.          

Фикер өстәү