Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камага сәфәр кылды

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камага сәфәр кылды. Биредә ул узган ел йомгаклары буенча шәһәр һәм район советларының хисап сессиясендә катнашты. Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин район хакимияте башлыгы Айдар Метшин белән Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында булды, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Сессиядә район хакимияте башлыгы үзенең чыгышын демографик вазгыятьтән башлады. Түбән Кама, Казан һәм Чаллы белән беррәттән, республикада гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң зур күрсәткечләргә ия булган шәһәрләр өчлегенә кергән. Биредә халыкның табигый үсеше күзәтелеп килә: узган елда 3 меңгә якын нарасый дөньяга килгән, 1,5 мең пар яңа гаилә корган, аерылышулар саны 4 процентка кимегән. 2019 ел йомгаклары буенча районда уртача хезмәт хакы 4,6 процентка артып, 42,3 мең сум тәшкил иткән.
Ике ел эчендә ун предприятие «Түбән Кама» социаль-икътисади яктан алга китешле территория (ТОСЭР) статусын алган. Барлыгы 4,1 миллиард сум инвестиция җәлеп итү һәм 800 яңа эш урыны булдыру дигән сүз бу. Авыл хуҗалыгына килгәндә, Айдар Метшин әйтүенчә, быел Түбән Кама территориясендә ЭкоАгропромпарк ачылачак. Ул кече хуҗалыкларның продукциясен сату ноктасына әйләнеп, халыкка чагыштырмача арзан бәядән югары сыйфатлы продукция юнәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Проблемаларга килгәндә, Айдар Метшин шәһәрдә җәмәгать транспорты өлкәсендәге мәсьәләнең кискенләшүен, авыл эчендәге юлларның начар булуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Түбән Кама районының Татарстан уңышларына үзеннән зур өлеш кертүен дә әйтте.

– Түбән Кама – икътисады бик күп юнәлешләргә ия булган сәнәгать үзәге. Күп предприятиеләр тупланган шәһәр бу. Республика уңышы башлыча биредә нинди мохитнең хөкем сөрүенә, сәнәгать предприятиеләренең ничек эшләвенә бәйле, – диде ул.

Аның фикеренчә, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре социаль мәсьәләләрне хәл итүдә «Татнефть» кебек эшләргә тиеш.

Дәүләт Советы Рәисе Түбән Каманың узган елга социаль-икътисади үсеш рейтингында 45 район арасыннан алтынчы урынга күтәрелүен (алдагы елда җиденче урында булган) игътибар үзәгенә алды. Ул шулай ук авыл хуҗалыгында уңай күрсәткечләргә ирешүне ассызыклады. Биредә ашлык уңышы тулаем республика буенча уртача күрсәткечтән зуррак, сөт җитештерү арткан. Шул ук вакытта терлек һәм кош-корт ите җитештерү, мөгезле эре терлекнең баш саны кимегән.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны да билгеләп үтте. Район җитәкчелегенә халыкның медицина хезмәтләре сыйфатына бик үк канәгать булмавына игътибарын юнәлтергә кирәк, диде. Табиблар җитмәү проблемасын хәл итү өчен «целевик» студентлар җәлеп итәргә, шулай ук белгечләрне бүген ихтыяҗ зур булган юнәлешләр буенча өйрәтүгә игътибарын юнәлтте.


Фикер өстәү