Депутат һәм эшмәкәр Айрат Хәйруллинның эшен аның олы улы дәвам итәчәк

«Эдельвейс Групп» АҖ матбугат хезмәте җитәкчесе Алинә Зәйнетдинова хәбәр иткәнчә, «Кызыл Шәрык» агрохолдингы активлары белән идарә итү вазифасы депутат һәм эшмәкәр Айрат Хәйруллинның олы улына йөкләнгән, ул әлеге компаниядә инде бишенче елын эшли.

Гадел Айрат улы Хәйруллин агрохолдингта эшләгән вакыт эчендә үзен көчле финансист буларак күрсәткән.

КФУның икътисад факультетын тәмамлаганнан соң ул авыл хуҗалыгы академиясендә магистратурада укый, компаниядә үсемлекчелек тармагын алып бара, соңгы елларда терлекчелек белән шөгыльләнә башлый.

Әтисе тарафыннан нигез салынган компаниядә эшләвенең беренче елында Гадел Хәйруллин 108 миллион сум акчаны экономияләргә ярдәм иткән.


Фикер өстәү