Ерагаймасмы ара: Кукмарада шәһәр эчендә йөрүче автобусларны туктатырга җыеналар

Тиздән Кукмара эчендә йөрүче автобуслар туктарга да мөмкин. Авылларга илтүче автобуслар болай да кимеде инде. Күбесе атнага бер-ике генә йөри хәзер. Әгәр шәһәр эчендә йөрүчеләре дә туктаса, халык нишләр? Әнә шул сорауга җавап эзләргә булдык.

– Шәһәр эчендә автобуслар йөреп тора. Бернинди үзгәреш тә булмады, – ди Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова.

Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Фатыйхов белән дә элемтәгә кердек.

–  Соңгы арада такси хезмәтен күрсәтүчеләр күбәйде. Халыкның автобус көтәсе килми. Шуңа да алар тизрәк барып җитим дип, җиңел машинаны сайлый.  Болай иткәндә, безнең хезмәтләргә ихтыяҗ кимергә мөмкин. Кеше йөрмәсә, билгеле автобуслар туктый инде, – ди ул. – Бүген шәһәр эчендә дүрт маршрут буенча 7 автобус йөри.  Тиздән вакытлыча тукталып торган бишенче номерлы автобусны да киредән рейска чыгарырга планлаштырабыз.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА