Фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны: «Үлемнән татар җыры саклап калды»

Әнием догалары да, дип сүзен дәвам итә Рәхилә апа Абуллина (Габделхакова). Ул Куйбышев районының (хәзерге Спас районы) Ямбакты авылында 1937 елның 25 маенда туа. Авылда үткән балачакны бик хәтерләми дә. Туган илдән еракта яшәлгәне исә гомердә дә онытырлык түгел…

1939 елда Финляндия Советлар Союзына каршы сугыш башлап җибәрә һәм җиңелүгә дучар була. Фин җирләренең бер өлеше Советлар ягында кала. Хөкүмәт бушап калган ул урыннарга күп балалы, эшкә яраклы гаиләләрне урнаштыру ягын карый. Ерак юлга кузгалучылар арасында Ямбакты авылында яшәүче 17 гаилә дә була. «Безнең гаиләдә өч кенә бала идек, миннән тыш, абый, апа. Китүчеләр төркеменә әти аркасында эләктек», – ди Рәхилә апа. Әтисе Галләм абый бала чагында ятим калган, чит кешегә ияреп, илләр гизгән, Аляскага кадәр барып җиткән. Урысча, инглизчә әйбәт сөйләшә ул.

Карело-Фин ССРның чик буена урнашкан бер хуторына эләгәләр. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, барлык ирләрне сугышка алалар. Хуторда өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар гына яшәп кала. 8 августта хуторны фин гаскәрләре камап ала. Башкалар белән бергә Татарстаннан килгән гаиләләр дә Финляндиянең «Таавитти» концлагерена озатыла. Лагерьның тирә-юне тимер чыбык белән уратып алынган. Бу күренеш тоткынлыкта җан асраган балаларның әле дә булса күз алдыннан китми. Салкын баракларда күп катлы нарлар тезелеп киткән, җир идән, тимер «буржуйка»лар… Өлкәннәрне һәм үсмерләрне иртәдән кичкә кадәр хәрби заводларда, һөнәрчелектә, авыл хуҗалыгында эшләтәләр. Балалар да авыр сынауга дучар ителә – ачлык, авыр хезмәт, коллык, кыйнау, җәберләү – барысы да эләгә. Донор буларак кан тапшыралар. Аларның канын яралы солдатларны дәвалау өчен немец госпитальләренә җибәрәләр.

Беренче мизгел

– Авылдагы йортны калдырып чыгып киттек. Юлда ниләр булганын хәтерләмим, – ди Рәхилә апа. – Финляндия чигенә килеп җиттек. Чик буе юньләп тотып алынмаган. Берничә җирдә казык кагылган һәм аңа тимер чыбык беркетелгән. Без финнар яшәгән йортларга урнаштык. Халык өйләрен бик ашыгыч ташлап чыгып киткән, күрәсең, йортлардан бер әйберне дә алмаганнар. Абзарда үлгән сыер, сарык гәүдәләре аунап ята иде. Аларны хуҗалары атып үтергәннәр.

Балалар бушап калган йортлардан уенчыклар җыеп йөри. Дүрт яшьлек Рәхилә дә артларыннан калмый. Бер йортта уенчык эзләгәндә, каяндыр тавыш ишетеп, барысы да ишеккә ташлана. Рәхилә кадагы чыгып торган тактага баса. Кадак, кызның аягына кереп, үтәли тишә. Тактаны сөйрәп, аксаклап, өйгә кайтып керә ул. Кадак күгәргән булса кирәк, каны зарарлана, температурасы күтәрелә. Аякта гангрена башлана. Кызны үлемнән һәм аягын югалтудан әнисе коткара. Ул аны үзе белгән үлән төнәтмәләре белән дәвалый.

Икенче мизгел

1941 ел… Бөек Ватан сугышы… Алар яшәгән хуторда Финляндия гаскәрләре күренә башлый. Совет кешеләрен йортларыннан чыгарып, тоткынлыкка алалар. Кырда татар, мордва, башка милләтләрдән җыелмыйча калган иген үсеп утыра. Финнар тоткыннардан шуларны җыйдыра. Безнең халык шатлыкта та, борчуда да җырлап юана. Кырда эшләгәндә дә үзебезчә җыр сузалар… Аларны эшләтүче офицерлар арасында Финляндия татары да була. Татар җыры аңа шулкадәр нык тәэсир итә, тоткыннар белән кызыксына, «Таавитти»дагы концлагерьда кайда урнашуларын белешә…

– Әти-әниләрне эшкә алып киткәндә, балаларны бер сарайга ябып тоталар иде, – дип искә төшерә ул көннәрне Рәхилә апа. – Без анда көннәр буе ач утыра идек. Ашарга да, эчәргә дә юк. Бер почмакта йомышыңны үтисең. Тышта фин солдатлары әрле-бирле йөреп тора. Бер көнне такта ярыгыннан урамга карап торганда, киптерелгән ипи кисәге күрдем. Ул кул сузымы гына арада ята. Ипекәйне үрелеп аласым килә. Куркам… Миңа бер солдат игътибар итте һәм ярыктан теге кисәкне сузды. Аның тәме… Хәзер киптерелгән ипи кисәге күрсәм, тамагыма төер утыра, күздән яшь ага, елыйм…

Өченче мизгел

Яңа ел якынлашканда, концлагерьга Финляндия татарлары диаспорасы килә. Үзләре белән бераз карабодай алып килгәннәр. Татар гаиләләренә ярдәм буласын әйтәләр. Бердәмлек шунда күренә: милләт милләтне үлемнән саклап кала.

– Без бик ач идек, ашарга юньләп юк, – ди Рәхилә апа. – Әтиләр, абыйлар иртәдән кичкә кадәр эштә. Әни, ач йөрмәсен дип, үз өлешен абыйга биреп барды һәм ачлыктан шешенә башлады. Шул көннәрдә концлагерьга татарлар диаспорасы килеп керде. Азык-төлек белән булышабыз, диделәр. Үзләренә дә җиңел түгел, карточка системасы иде, сугыш бит… Алар ярдәм итмәсә, беребез дә исән калмас идек.

Балаларга сөт бирә башлыйлар. Сөтне ашханәгә барып, кружкага салдырып алалар. Ябык гәүдәле Рәхиләнең капчык кебек салынып торган озын киеме җирдә сөйрәлмәсен өчен биленнән буып куялар. Менә ул кружкасына сөт салдырып ала. Аны шешенүдән хәлсезләнгән әнисенә эчертәсе килә. Бер-ике генә адым атлый, билдәге бау чишелеп, кыз күлмәк итәгенә абынып егыла. Кружка кулдан төшеп китә. Кыз чарасызлыктан елап җибәрә. Аның: «Сөт түгелде, ашарга юк, әни үлә…» дип әрнеп әйткән сүзләрен сөт салып торучы Сульвия исемле фин хатыны ишетә. Ул баланы күтәреп торгыза, киемендәге бауны чорнап бәйли. Кружкага сөт салып, кулыннан җитәкләп, ишек төбенә хәтле озата.

Дүртенче мизгел

Концлагерьда кечкенә балаларны башта сак астында тоталар. Соңрак чыгып йөрергә рөхсәт ителә. Беркөнне малайлар-кызлар әниләре янына кырга китә. Анда трассадан юл аркылы чыгарга кирәк. Таяк тотышып, кем беренче чыгасын билгелиләр. Солтан исемле малайга эләгә. Олы юлда бер-ике адым атлауга малайны машина бәреп китә.

– Солтан мине үз итә иде, гел кулдан җитәкләп йөрде, – ди Рәхилә апа. – Хәзер дә күз алдымда: ул җирдә ята, башы ярылган, битенән буй-буй кып-кызыл кан ага… Аны җирләргә әзерләнделәр. Әни Солтанны юды, догалар укыды. Мәетне чүпрәккә төреп, кабер казып, күмделәр. Миңа шул чакта әллә нәрсә булды: елыйм да елыйм, тынычлана алмыйм. Үзем гел бер сүзне кабатлыйм: «Әни, мин үлсәм, җиргә күммәгез, карават астына гына куегыз! Әни… Үлсәм… Күммәгез!!!»

Солтанның күлмәген юып, Рәхиләгә кидерәләр һәм кыз телдән кала. Барысын да ишетә, аңлый, әмма сөйләшә алмый. Финляндиядәге милләттәшебез Фатыйма апа, аны бер дәвачыга алып баргач кына, теле ачыла.

Бишенче мизгел

Финляндия татарлары тоткынлыктагы татар гаиләләрен үзләренә асрау итеп ала башлый. Рәхиләләргә дә чират җитә. Әнисе Бәдриҗамал апаны яман шеш белән авыручы хатынны карарга куялар. Аның ире үлгән, улы – армиядә.

– Ул чагында ракны йогышлы дип уйлыйлар иде, – ди Рәхилә апа. – Рак белән әни дә авырыр инде дип борчылдым. Әлеге апаны соңгы көненә кадәр бик әйбәт карады, дәвалады ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң – әни авырмады.

Зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле, сул аягы чатанлаган (кадак кадалу истәлеге) Рәхиләне бер татар гаиләсе үзенә алырга тели. Тик әнисе: «Минем кешегә бирерлек балам юк. Бары – бергә, югы – уртак», – дип каршы төшә.

1944 елда Совет гаскәрләре Хельсинкига үтеп керә. Тоткыннарны азат итәләр. Ике ил арасында тынычлык килешүе төзелә. Татар гаиләләре дә, бүтәннәр кебек үк, туган илгә кайтырга ашкына. Финляндиядәге милләттәшләр: «Китмәгез, анда сугыш бара, соңрак кайтырсыз», – дип калырга үгетли. Милләттәшләребез дини яктан гыйлемле, Коръәнне сүзгә-сүз тәрҗемә иткән, гарәпчә яза белгән Бәдриҗамал апаны бик якын итәләр.

Тик җирсү хисе барыннан да өстен була. Туган ил үзенә тарта… Илгә кайткач күргән газаплары – берничә китап язарлык… Рәхилә апа Финляндиядә дуслашкан татарлар белән элемтәне югалтмаган. «Әнинең догалары ярдәм итәдер, картлыгым кадер-хөрмәттә уза. Балаларым бик әйбәт, хөкүмәт кайгырта. Теге чакта безне үлемнән татар җыры, милләттәшләр саклап калды», – ди ул.

Фәния Арсланова


Фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны: «Үлемнән татар җыры саклап калды»” язмасына фикерләр

  1. Татар халкының үткән тормышын тасфирлаган бик кирәкле язма. Рәхмәт!
    Үткәнебезне онытмый, бүгенгенең кадерен белеп, киләчәккә өмет белән яшик!

    ***
    Татарның биюе-җыры,
    Күңелгә иң якын ул
    Татар телен саклап калу,
    Безнең теләк-бурыч ул.

    Буыннар ара элемтә,
    Туган телгә бәйләнгән.
    Аралашыйк Ана-телдә,
    Тормыш булсын әйдәгән.

    Рәхилә апа кебекләрне,
    Онытмый-истә саклыйк.
    Бер милләт булып гомергә,
    Тату һәм матур яшик,
    Өметне,дуслар, аклыйк!
    1.04.2021.
    Лилия Мурадова.

Фикер өстәү