Фатирларда көндез дә тавышланырга ярамаячак

Озакламый фатирларда көндезге 13.00 дән 15.00 кадәр тавышланырга ярамаячак. Шулай ук кичке 19.00 дән иртәнге 9 га кадәр дә тыныч торырга кирәк булачак. Әлеге кагыйдә яңа төзелгән йортта яшәүчеләргә кагылмый. Фатир ачкычын алып, ел ярым узганнан соң гына, штраф сала башлаячаклар.

Бу хакта “Известия” басмасы яза. Кешеләрнең тынычлыгын бозган өчен, 500 сумнан -3 мең сумга кадәр акчаңны чыгарып саласы булачак.   Вазифаи затлар – 10-20 мең, юридик затлар – 20-40 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Шулай эшләгәндә, күршеләр бер-берсен хөрмәт итә башлар дип уйлый белгечләр. Ә сезнең йортта тавышланалармы?


Фикер өстәү