Фатыйх Сибагатуллин: «Узган ел Айрат Нәҗиповичның әнисе дә үлгән иде»

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Айрат Хәйруллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

— Мин Айрат Нәҗипович белән күптәннән таныш. Министр вакытында ук ул бизнестан килеп эшли башлады. Аңа заводны бирдек. Әниләре Авыл хуҗалыгы министрлыгында шикәр чөгендере үстерү буенча бүлек җитәкчесе иде. Әтисен бик яхшы укытучы буларак белә идек. Ул вакытта ук Нәҗип абый аграр институтта эшли иде. Аннан соң Айрат үзе дә авыл хуҗалыгына керергә булды. Бу Россиядә колхозларны куып тараткан заман иде. Шул вакытта, тәвәкәлләп, әтисенең районы Әлкидә зур комплекс төзеде. Ул чорда андыйлар юк иде әле. Бик яхшы эшләде. Кешене дә ярата, эшен дә булдыра иде. Кайсы яктан карасаң да булган кеше иде. Үзе дә бик чибәр иде.

Аннан соң ул атлар бик ярата иде. Мин аңа Россиядә чемпион калган бик яхшы атны да бүләк иттем. Үзе атка атланып чаба иде. Идел буе Сабантуенда да беренче килгәне бар иде. Ул үзен үзе ясаган кеше. Үз тырышлыгы, акылы, зиһене белән.

Соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек. Мине бик олылап, хөрмәтләп йөри иде. Рәхмәт аңа. Узган ел әнисе Хатирә апа да үлеп китте бит инде. Аны Тынычлык бистәсенә җирләделәр. Айрат ул зиратны “әйбәт” дип сөйли иде.

Аннан соң Айрат Нәҗипович бик күп кешеләргә эш урыннары, яхшы хезмәт хаклары белән ярдәм иткән кеше.

Нишләтәсең… Бик кызганыч… Шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Ләкин язмыштан узып булмый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү