“Федераль үзәктән бирелә торган акчаны бүлешкәндә, алга таба да актив булу мөһим”

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм  Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда шулай диде.

Очрашуда узган елда депутатларның Татарстан икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү һәм республика башлангычларына этәргеч бирү эшенә йомгак ясалды. Президент илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары буенча системалы эш алып барырга кирәклеген искәртте.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнеханов соравы буенча Дума депутатларының 2019 елдагы эшчәнлеген кыскача бәяләде. Ул Дума комитетларында эшләү, закон тәкъдимнәрен кертү, сайлаучылар белән очрашу, республика чараларында катнашу, өстәмә акчалар җәлеп итү кебек күрсәткечләрне билгеләп үтте. Моннан тыш Дәүләт Советы Рәисе депутатларның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән ничегрәк эшләве турында да сөйләде. Аның әйтүенчә, кызганычка,  мөрәҗәгатьләргә һәм сайлаучылар белән очрашуларга салкын караучы депутатлар да бар.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов исә саннарга тукталып үтте. Узган елда республикага федераль бюджеттан 99,9 миллиард сум күләмендә акча расланган булган. Шуның 97,9 миллиард сумы дәүләт программалары һәм федераль максатчан программаларны тормышка ашыруга, субвенцияләр һәм субсидияләр рәвешендә бирелгән.


Фикер өстәү