Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өй түбәләреннән кар төшү куркынычы турында кисәтә

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өй түбәләреннән һәм тау битләреннән кар төшү куркынычы турында кисәтә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаразлаулар буенча, якындагы ялларда һәм киләсе атна башында республика территориясендә кар һәм җылы һава торышы көтелә. Шул сәбәпле, биналар һәм корылмалар түбәләреннән, шулай ук яр һәм калкулыклар битләреннән кар һәм боз төшүе мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга урамда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искә төшерә. Боз сөңгеләреннән ераграк торырга кирәк, шулай ук йортларның түбәләре астында торырга һәм биналар янында автомобильләрне калдырырга киңәш ителми.

Җирле хакимияткә, биналарның түбәләрен һәм йорт тирәләрен чистартуны оештырып, көчле кар яву нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә кирәк.

Балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Ведомствода 2008 елда республиканың Бөгелмә һәм Минзәлә районында булган фаҗигале хәлләрне искә төшерделәр. Ул чагында кар астында калып, биш бала һәлак булган иде.


Фикер өстәү