Хөкем ителгән булу-булмау хакында белешмә бирмәячәкләр

Татарстандагы эчке эшләр бүлекләре моннан ары хөкем ителгән булу-булмау хакында белешмә бирмәячәк. Бу белешмәне күп функцияле үзәкләргә барып алырга яки бердәм дәүләт хезмәте порталы аша ясатырга мөмкин. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанда эшләүче күп функцияле үзәкләр эчке эшләр идарәсе белән килешү төзеп эшли. Татарстан буенча урнашкан 57 үзәктә дә полиция вәкилләре бар. Соңгы ике елда бирегә килүчеләр саны 43 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда хәбәр иттеләр.

– Дәүләт порталы аша үзеңә кирәкле белешмәләрне сорап гариза язасың. Документ әзер булуга, электрон адреска бу хакта хат килеп төшә. Шуннан соң бу язуны интернет аша кирәкле урынга җибәрә аласыз. Әйтик, соңгы арада бик күп кеше эшкә урнашканда таләп ителә торган хөкем ителгән булу-булмау хакындагы белешмәне сорый. Моны шунда ук эш бирүчегә җибәрергә мөмкин. Кәгазь дә, электрон документ та юридик яктан бер үк көчкә ия, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең бүлек җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – Узган ел бу белешмәне алыр өчен үзәкләргә 155 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Дәүләт порталы аша 85 гариза кергән. Әлеге белешмәнең әзер булганын бер ай көтәсе. Хезмәт бушлай күрсәтелә, бер тиен дә түлисе түгел.

Дәүләт хезмәтләре порталына ЮХИДИгә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә арткан. Татарстанда яшәүче һәр өч кеше үзенә кирәкле белешмәне интернет аша ала икән.

– 2019 елда ЮХИДИ бүлекләренә халыктан 265 мең гариза керде. Шуның 196 меңе электрон рәвештә тапшырылган. Күп кеше имтиханга керүгә рөхсәт, машина йөртү таныклыгын алу, куркыныч йөк ташуга хокук бирүче белешмәләрне интернет аша гына сората. 2017 ел башыннан дәүләт хезмәтләре аша пошлина түләгәндә 30 процент ташлама бирелә. Халыкны шунысы да җәлеп итә, – ди ЮХИДИның Казан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гәрәев.

Ташламаның файдасы чит ил паспорты алганда да сизелә икән. Яңа үрнәктәге паспорт 5 мең торса, сайт аша түләгәндә ул 3 500 сумга төшә. Узган ел әлеге хезмәттән 120 мең кеше файдаланган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү