Халык синоптигы: «Мондый хәлнең булганы юк иде»

Урамда гөрләвекләр ага, түбәләрдән тамчылар тама, ниһаять, зарыгып көткән кояш җылысы да тоемлана башлады. Чып-чын яз, кыскасы.

Синоптиклар да, февраль ахырында урамда апрель һава торышы торуын хәбәр итә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре исә, Казанда ел башыннан дүртенче тапкыр температура рекорды теркәлүен әйтә. Соңгысы 19 февральдә булган. Бу көнне Татарстан башкаласында максималь температура +2 градусны тәшкил итте. Белгечләр әйтүе буенча, мондый күренеш 57 ел элек күзәтелгән булган. 1963 елда Казан метеостанциясендә һава температурасы 1,8 градуска кадәр күтәрелгән.

Мондый һава торышы үсемлекләргә һәм кошларга ничек тәэсир итәчәк соң? Кайбер агачлар бөре җибәрә дә башлады бит. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Денис Тишин әйтүенчә, үсемлекләр фенологиясе әлегә план буенча бара. Тал, зирәк һәм чикләвек куагы, гадәттә, башкалардан алданрак чәчәк ата башлый икән.

– Тал бөреләнгән инде, ләкин моның куркынычы юк. Мартта алар инде күзгә үк күренә башлаячак. Быел кошлар да иртәрәк кайтты. Акчарлаклар күренә. Алар башка елларда март ахыры – апрель башында гына кайта иде. Моннан тыш, Казанда гадәттә мартта гына кайта торган зеленушка кошын да күрергә була, – ди ул.

Орнитолог Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, акчарлак һәм зеленушкадан кала, Татарстанга кызылтүш һәм тургайлар да кайткан. Моннан тыш, башка елларны кышны җылы якларда чыгучы миләш чыпчыгы һәм кара каргалар да читкә китеп мәшәкатьләнмәгән. Узган елларда кара каргалар безгә мартта кайта иде.
Белгеч әйтүенчә, җылы кыш чәүкәләрнең дә “башын әйләндергән”. Быел алар да бик иртә оя ясарга керешкән.

Шулай да, яз килә, дип әйтергә буламы инде? Әллә иртәрәкме әле? Әлеге сорауны без “халык синоптигы” Рәис Шәкүровка бирдек.

– Юк әле, бу нинди яз булсын… Хут суыклары да булмады бит әле. 20 мартка кадәр салкыннарны көтеп карыйк әле. Аңа кадәр булмаса, җәй бик начар киләчәк, дигән сүз. Бүген бигрәк матур бит. Чын яз кебек үзе… – ди ул да аптырап.

Хәер, ул инде һава торышын алдан фаразларга да курка башлаган.

– Аптыраган инде. Быелгы һава торышыннан ни көтәргә дә белмим. Әллә ничә еллар алып бара торган журналымны да карадым – андый хәл булмаган.
Бабайлардан да сорадым. Алар да: “Мондый кышны хәтерләмибез. Хәерлегә генә булсын”, – дип кул гына селти. Ни әйтсәм дә, ялгышырмын төсле хәзер, – ди табигать күренешләренә таянып, алдан фаразлаучы синоптик.

Зөһрә Садыйкова

Фото: gofunnykids.com

 

 


Фикер өстәү