Халыкка күрсәтелә торган 100 хезмәт электронлашачак

Биредә берьюлы берничә йомышыңны үтәп була. Чәршәмбе көнне алар халыкны кичке сигезгә кадәр кабул итә, ял көне дә эшлиләр. Теләгән кеше телефон аша да шалтыратып гозерен җиткерә ала. Вакыты булмаганнар өчен өйгә чакыру хезмәте дә бар. Сүз Татарстанда эшләүче күпфункцияле үзәкләр турында. Аларның эшли башлавына 5 ел тула.

– Ачылганда елына 1 миллион 800 мең тапкыр хезмәт күрсәтсәк, 2019 елда бу сан 4 миллион 900 меңгә җитте, – ди Республиканың күпфункцияле үзәк оешмасы директоры Ленара Мозафарова. – Без халыкка 205 төрле хезмәт күрсәтәбез. Яңа елдан БТИга кагылышлы 20 төрле хезмәт өстәлә. Узган ел халык күбрәк күчемсез милекне рәсмиләштерү, аны кадастр исәбенә кую, ЕГРНнан белешмә алу, Россия паспорты, машина йөртү таныклыгы ясату, пенсия күләме хакында, хөкем ителмәгәнлек турында белешмәләр сорап мөрәҗәгать итте. 2015 елда безгә көненә 200 кеше килсә, хәзер алар 1 меңнән артып китә.

Казан кадәр Казанда элек 5 үзәк эшләгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, моннан чыгу юлы табылган. Өстәмә офислар төзелгән. Юдино бистәсендә, “Салават күпере” торак комплексында, Авиатөзелеш районының Максимов урамында сафка баскан үзәкләр эшне җиңеләйткән. Ел ахырында Түбән Кама шәһәрендә дә икенче үзәк ачылган.

– Үзәкләр төзелсә дә, анда эшләүчеләргә җиңел түгел. Төрле кеше бар. Кемдер юктан тавыш чыгара. Шушы биш ел эчендә хезмәткәрләр хакында мәгълүмат тупладым. Безнең оешмалардан 459 кеше эштән киткән. Шуның яртысы 3 ай да эшләмәгән. Шуңа да хәзер хезмәткәрләр белән психолог та эшли, – ди җитәкче. – Төрле хәлләр була. Әмма күпчелек халык рәхмәт әйтеп кайтып китә. Килгән кешеләрнең 90 проценты без күрсәткән хезмәттән канәгать.

Рәхмәт, дигәннән, биредә хәзер татарча да сөйләшәләр. Дөресрәге, гозерең төшеп, күпфункцияле үзәккә шалтыратсаң, татар телендә җавап бирәләр. Узган елның декабреннән 700 шалтыратуга татарча җавап биргәннәр. Аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан шалтыратучылар күп булган.

Күпфункцияле үзәкләрнең колл-үзәге иртән гозере булган кешеләрне тыңласа, төштән соң документлары әзер булган кешеләргә шалтыратып чыга икән. Нигәдер документ ясатырга бирсәләр дә, күп очракта аны килеп алмаучылар да бар икән. Яңа елдан бу язулар үзәктә бер ай гына сакланачак. Әгәр шушы вакыт эчендә хуҗасы килеп алмый икән, аны дәүләт архивында эзләп табасы була.

Әгәр документ кирәк булып та, аны ясатырга вакытың юк икән, хезмәткәрләрне өеңә чакырып була. Соңгы ике елда 500 кеше өйдән чыкмыйча гына кирәкле язуын китерткән. Шуның 50се моның өчен акча түләгән. Бу аз сумма түгел. Документ тапшырганда – 1114 сум, алганда 650 сум чыгарып саласы. Әгәр шунда ук тагын бер документ аласың булса, өстәмә рәвештә 605 сум түлисең. Шуңа да мөрәҗәгать итүчеләрнең 450се – ташламалы категория кешеләре. Андыйларга бу хезмәт бушка күрсәтелә икән. Болар – сугыш ветераннары, геройлар, I һәм II төркем инвалидлар, күп балалы һәм физик мөмкинлеге чикле сабый тәрбияләүче гаиләләр. Әмма җитәкче сүзләренә караганда, кешеләр үзәккә үзләре килүне кулай күрә. 1 апрельдән район башкарма комитетлары күрсәтә торган муниципаль хезмәтләр бетәчәк. Курьер хезмәте бетә. Киләчәктә бөтен кирәкле документларны биредән алып булачак.

Шулай ук халыкка күрсәтелә торган 100 хезмәт электронлашачак. Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шундый бурыч куйды.

– Күпфункцияле үзәк дәүләт хезмәтләре порталы белән берлектә халыкка һәм бизнеска сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең бердәм инструменты булырга тиеш. Муниципаль хезмәтләрне электронлаштырырга кирәк, – дигән иде ул. Министр Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, быел 100дән артык дәүләт хезмәте цифрлаша, 40тан артыгы электронлаша. Цифрлашкан вакытта кеше бары тик имза гына куя. Кирәкле мәгълүмат автомат рәвештә тутырыла. Болай эшләгәндә күпфункцияле үзәккә документларны бер министрлыктан икенчесенә, оешмадан оешмага йөртәсе булмый.

Ленара Мозафарова сүзләренә караганда, кешегә исә кәгазь кирәк. Бу уңайдан ул мисал да китерде. Баксаң, “ана капиталы”н алучы 262 мең кешенең бары тик 2 меңе генә электрон документка риза булган. Калганнарына исә кулга тотып карарлык кәгазь кирәк.

САН

Республикада 59 күпфункцияле үзәк эшли.

Аларга көненә 14 мең кеше мөрәҗәгать итә.

Үзәкләрдә 205 төрле хезмәт күрсәтелә.

2020 елда тагын 26 хезмәт өстәлә.

 


Фикер өстәү