«Их, Әсгат абый булса»

Туган авылы янәшәсендәге Кандыркүл турында Әсгат абый күңелендә бик күп хатирәләр саклый иде. Авыл халкы шушында тимераякта шуган, балыгын тоткан, җәен олысы-кечесе су коенган, кыз-кыркын кер чайкаган, ферма терлекләренә суны да шушыннан ташыганнар, каз-үрдәкләргә яшел үлән дә күл буеннан алып кайтылган.

Әсгат абыйның: «Күлдә чүт кенә батмыйча калдым», – дип сөйләгәне дә хәтердә, аның сүзләрен заманында магнитофон язмасына да яздырып алган идем. «Язын менә-менә ташу башлана дигән мәлдә, нинди шайтан котырткандыр инде, боз өстенә сикергән идем, боз шартлап ярылды да күл уртасына таба йөзә башлады. Нишләргә белмим, дер калтырыйм, ярдәмгә чакырырга кешеләр дә күренми. Ходайның рәхмәте, боз, йөзә торгач, күлнең икенче ярына якынлашты, сикерү җае чыкты». Әсгат абыйның: «Безнең күл буендагы матурлыкны минем һич онытасым юк», – дигән сүзләре дә хәтердә.

Көннәрдән бер көнне күл буендагы болынлыкка тракторлар керә, җирне сөрәләр, бөртек чәчәләр, күлне су белән туендыручы Зөягә юл бикләнә. Кандыркүл күзгә күренеп кибә һәм ул урын тора-бара чын-чынлап чүп базына әйләнә. Күпләрнең, аеруча өлкәннәрнең күңеленә яра сала бу хәл. Төрле оешмаларның ишекләрен дә шакып карыйлар, барысы да күлнең мөһимлеген аңлый, әмма шактый ук чыгымнар – каналлар казу, шудырмалар ураштыру һ.б. белән бәйле булганлыктан, чын-чынлап ярдәм кулын сузучы гына табылмый. Ахыр чиктә, авылдашлары иганәче Әсгат Галимҗановка мөрәҗәгать итеп карарга булалар. Заманында аңа белем биргән укытучылар, сугыш ветераннары хат белән мөрәҗәгать итә. Әсгат абый ул хатны бик кадерләп, орден-медальләре тагылган, бәйрәмнәрдә генә кия торган костюмының түш кесәсендә йөртте, әйтерсең лә Хөкүмәтнең тагын бер бүләге.

Авылдашлары – Апас районының Болын-Балыкчы ветераннары янына ул ашкынып кайтты. Күлне торгызуга бәйле уй-планнары исә барысын да шаккатырды: экскаватор да, трактор да кирәк булмаячак, Зөянең көйсезлеге дә комачау итмәячәк икән. Яр буена скважина борауларга да, шунда электр моторы урнаштырып, күл урынына су кудырырга! Чыгымнарын исә ул – гап-гади йөкче, колхоз базарында калган азык-төлек белән терлек симертүче Әсгат Галимҗанов каплаячак.

Тагын бер игелекле эшнең башлангычы менә шулай күзалланды. Төзелеш өчен читтән эшчеләр ялланган иде. Иң әүвәле скважинаны Әсгат абыйның төп нигезе янындагы биеклектә бораулый башладылар, су урынына ком, балчык чыкты, икенче бер урында борау каты катламга төртелде. Басу кырыендагы урын бораулау өчен иң уңае булып чыкты. Скважинага кирпечтән будка өеп куйдылар. Энесе Тәлгат, улы Радик белән кияве Радик Казаннан полиэтилен торбалар ташып торды.

Ул вакытларда авыл халкының шатланганлыгын, куанычын күрсәгез иде!

Күлгә су җибәреләчәк дигән иртәдә Галимҗановлар янына иң беренчеләрдән булып сугыш инвалиды, механизатор буларак даны еракларга таралган Фарук абый Саттаров килде. Аның артыннан ук диярлек элеккеге укытучы, фетр эшләпәле Зариф абый Фәттахов, аның бертуганы 85 яшьлек Закир ага күренде. Закир ага Татарстанда билгеле шәхес: аны ике чакырылыш рәттән ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, СССР Югары Совет депутаты да була. Соңгы елларда инде Болын-Балыкчыда мулла вазифасында иде. Җирле үзидарә рәисе Рифкат Габбазов күлгә җан өрүдә башлап йөрүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде, аннан күлгә Әсгат Галимҗанов исемен бирү кирәклеге хакында тәкъдим-фикерләр булды. Әсгат абый шул мәлдә гадәттәгечә: «Әйдәсәнәә», – дип куйды, бу инде аның: «Юк өчен баш ватмагыз әле», – диюгә ишарәсе иде.

Иң мөһиме – күлгә якын урыннарда җирне сөрмәскә килешенде һәм күл су ресурслары дәүләт инспекциясе тарафыннан теркәлде, рәсмиләштерелде. Шулай итеп, югалган күл яңадан сафка басты һәм халыкны сөендерде. Моннан 25 ел элек булган хәл бу.

«Труд» газетасының ул еллардагы үз хәбәрчесе, Әсгат Галимҗановны иганәче буларак Россия халкына таныткан Евгений Ухов та шушы халәтнең шаһиты иде. Аны Болын-Балыкчы кешеләре урап алды, уй-кичерешләрен белдерергә ашыктылар. Тора-бара ул хисләр «Труд» битләрендә дә чагылыш тапты.

Шәхсән минем үземә дә Әсгат абый белән бик еш аралашу, аны «УАЗ»игында бик күп урыннарга алып бару насыйп булды. Туган авылына да кайттык, Мәскәүгә дә, Уфага да бардык, бергәләп концерт-спектакльләр дә карадык. Үзе дә «Идел-Пресс»ка еш килә иде. Килә дә машинасының ишекләрен бикләргә, ачкычын алып кесәсенә салырга «оныта». Исенә төшерсәң: «Чит кеше әйберенә башкалар кагылырга тиешмени?» – дип гаҗәпләнә. Менә шундый кеше иде инде ул!

Фани дөнья белән хушлашуына да гыйнвар аенда дүрт ел тулды. Шул көннәрдә Болын-Балыкчыны урап кайтасы иттем. Әсгат абый үзенә кайтып-килеп йөрергә дип төзегән йортны балалар бакчасына бүләк иткән иде. Бүгенге көндә дә шул вазифаны үти, йортка мемориаль такта элгәннәр. Җирле үзидарә җитәкчесе Римма Гыйльметдинова әйтүенчә, балалар биредә бик яхшы чыныгу, тәрбия ала. Әсгат абый Галимҗановның кем икәнлеген, аның кылган гамәлләрен белеп үсәләр. Мәктәптә дә шундый ук матур күренеш. Апастагы крайны өйрәнү музее да Татарстанның «баш хәйрияче»сенә мөнәсәбәтле байтак истәлек туплаган.

Әсгат абый яңа сулыш өргән күлне исә эзләп азапланасы юк: табылмаячак ул, суы кипкән, урынында куак үсә. Шуны күргәч: «Их, Әсгат абый булса», – дип уфтанырга гына кала.

Аның каравы Казанда Кремль янындагы скверда 2008 елда Республика көнендә ачылган «Хәйрияче һәйкәле» яныннан, елның нинди фасылы, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, халык өзелми. Хәзер инде сквер үзе дә Әсгат Галимҗанов исемен йөртә. Авырлыгы биш тоннага якын, озынлыгы җиде метр чамасы булган бронза һәйкәл  бу изге затны беркайчан да оныттырмаячак. Һәйкәл янәшәсенә рус, татар, инглиз телләрендә мәгълүмат тактасы куелу да бик урынлы булды. Легендар иганәчебезнең тормышына, изге гамәлләренә мөнәсәбәтле истәлекләр китабы да әзерләнә. Бу да халкыбызның эш күрсәткән улын оныттырмау максатыннан.

Габделбәр Ризванов

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

«Легендар хәйрияче Әсгат абый Галимҗановның изге эшләре һәркемгә үрнәк булып тора. Яхшы гамәлләр кылган гап-гади кеше иде ул.

Киләчәктә хәйриячелектә аның исеме белән бәйле бер номинация булдырырга кирәк. Әсгат абыйдай үрнәк кешеләр безнең күңелләрдә мәңге сакланырга тиеш».

 

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

«Ул изгеләрнең изгесе, яхшыларның яхшысы. Аны бәһаләү өчен сүзләр дә табып бетереп булмый.

Әсгат Галимҗанов якты юлга өндәүче маяк булды, аның изге гамәлләре яшь буын вәкилләренә күбрәк игелек кылырга этәргеч ясый. Аның тормышы, яшәү рәвеше – үзе үк зур хәзинә, күңеле нәрсә куша, шуны гамәлгә ашырган замандашыбыз ул».

 

Шагыйрь Роберт Миңнуллин:

«Әсгат абыйның яшәү рәвеше, әйбергә, акчага, байлыкка мөнәсәбәте башкаларныкына бөтенләй охшамаган иде. Аның үз тормыш позициясе, үз принциплары, дөньяга үз карашлары.

Кешеләр аның турында ишетеп гаҗәпкә калалар, ышанырга да, ышанмаска да белмиләр иде. Ә чынлыкта бар иде андый гаҗәп кеше. Ул дөньяны шаккатырырлык яхшылыклар һәм игелекләр кылды».

 

Җырчы Салават Фәтхетдинов:

«Әсгат абый дөнья бәһасе кеше иде. Аның кылган гамәлләре турында яши-яши уйланабыз, киләчәк буын да шундый хисләр кичерер. Ятимнәргә ярдәм итү – изгеләрдән дә изге гамәл.

Ул – милләтебезнең йөз аклыгы, милләтебезнең горурлыгы».

 

 


Фикер өстәү