Инвалидларга пенсия алу тәртибен гадиләштерәләр

Киләсе елның 1 июленнән инвалидларга пенсия автомат рәвештә билгеләнәчәк. Пенсия алыр өчен Пенсия фонды бүлегенә барып гариза язарга кирәк булмаячак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә пенсия билгеләү буенча яңа закон проекты әзерләгән. Аның буенча, медицина-социаль экспертиза бюросында инвалидлык группасы алган кешегә пенсия турыдан-туры билгеләнә. Моны медицина-социаль экспертиза бюросы Россия Пенсия фонды белән үзара хәл итә. Документларны инвалидлык алган кешедән башка гына күчерәчәкләр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.


Фикер өстәү