Өйрәтүчесе булмаса, баян гына коткармый

Без беренче, ләкин әле хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. “Мәдәният” илкүләм проекты турында сөйләшкәндә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шулай диде. Иң укылышлы китапларның авторлары, хәтта китапханәчеләрнең уртача хезмәт хакының күпме булуы да ачыкланды.

– Илкүләм проект мәдәни өлкәне даими күзәтеп, авырткан җирләрне ачыклап барырга ярдәм итә. Без юлны ничек дәвам итәргә дигән сорауга җавап табабыз, – диде министр һәм яңалыклар белән таныштырып китте.

Мәгълүм булганча, проект мәдәни тирәлек, иҗади кешеләр һәм санлы культура дигән юнәлешләрдән тора. Соңгысы нигезендә Татарстанда китапханә, музей, сәнгать мәктәпләрендә виртуаль заллар эшли башлаган. Аларда авыл кешеләре һәм башка шәһәрдә яшәгән халык Россия премьераларын онлайн режимда карый ала. Мәсәлән, узган атнада Чаллы халкы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Сүнгән йолдызлар” премьерасын онлайн карады. Хәтерегездә булса, бу хезмәтне газета укучылар күптән сораган иде инде.

Икенче яңалык Татарстанның сәнгать мәктәпләренә кагыла. Узган ел беренче тапкыр музыка мәктәпләренә баяннар таратылган иде. Әлеге эш быел да дәвам иттереләчәк. Татарстан сәнгать мәктәпләрен музыка инструментлары, интерактив такталар белән тәэмин итү өчен 105, 7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. “Быел без федераль бюджеттан 61,7 миллион сум акча алдык, республика бюджетыннан өстәмә 45 миллион сум тирәсе акча  бүлеп бирелде. Бу акча 14 музыка һәм сәнгать мәктәбен музыка уен кораллары белән тәэмин итүгә китәчәк”, – диде Ирада Әюпова.

Дөрес, Россия Сәүдә һәм сәнәгать, Мәдәният министрлыклары белән республика арасында килешү нигезендә, узган ел 63 пианино алынган булган инде. Бу эш тә дәвамлы булырга охшаган. Ләкин музыка уен коралы алу гына мәсьәләне тулаем хәл итми, диде министр. “Уен кораллары белән тәэмин иткәннән соң да ике проблема кала әле. Бу – бинаның федераль таләпләргә туры китерелеп төзекләндерелүе һәм педагоглар булу. Шул вакытта гына нәтиҗә булачак”, – диде Ирада Әюпова.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң ачылган Норлат сәнгать мәктәбендә булды. Министр әйтүенчә, бу мәктәп барлык уку йортларына да актуаль булган технологияләр буенча эшли. Мәсәлән, ул районның урта мәктәпләре белән элемтә урнаштырган. Нәтиҗәдә хор дәресе сәнгать мәктәбенең үзендә түгел, урта мәктәптә үткәрелергә мөмкин.

Шунысы да бар, бер музыка мәктәбен яңарту уртача 7,5 миллион сумга төшә. Моннан тыш кадрлар әзерлеге мәсьәләсе дә күз уңында тотыла.

Илкүләм проектның нәтиҗәсе күренәме? Мәдәният министры әйтүенчә, әлеге проект халыкны кузгатып җибәргән. Мәдәният оешмалары яңартылгач, алар белән кызыксыну да арткан. Мисал өчен, узган ел мәдәният йортларында 28 миллион кеше булган. Бу – кечкенә сан түгел. Кызыксынуны виртуаль заллар да арттыра, ди Арча һәм Кукмара үзәк китапханәсе җитәкчеләре.

Арча үзәк китапханәсе директоры Алинә Мөхәммәтшина үзләрендә 50 кешелек виртуаль зал булдырылуы турында сөйләде. Әйтүенчә, халык кызыксына. Китапханә үткәргән 40 чараның 15е онлайн үткән. Җитәкче халыкның Мәскәү филармониясе концертын каравын, Татарстанда узучы чаралар белән кызыксыну зуррак булуы турында да сөйләде. Баксаң, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бу хакта килешү бар икән инде.

Китапханәчеләрдән үзләренә йөрүчеләрнең кемнәр булуы белән дә кызыксындык. Болар – мәктәп балалары һәм яше кырыктан узган кешеләр. Яшьләрне исә заманча техника белән җәлеп итәргә телиләр. Иң күп укылган китап авторларын да әйттеләр. Болар – Гүзәл Яхина белән Зифа Кадыйрова. Бу, бәлкем профессиональ язучыларның ачуын да китерер, әмма чынбарлык шундый. Кукмара үзәк китапханәсе директоры Резеда Касыймова әйтүенчә, нәкъ менә шушы авторлар китапханәне коткарып калган да әле. “Укучы Зифа Кадыйрованы сорый, ә син аңа башка әсәрләрне дә тәкъдим итәсең. Зәвык шулай тәрбияләнә”, – ди ул.

Киңәшмәдә Чаллы яңалыклары шактый булды. Мәдәният министры Чаллы драма театры, курчак һәм “Мастеровые” театрлары өй туен билгеләп үтәчәк, дип сөенче алды. Өй туе дигәннән, тиздән ремонтка ябылган Сәйдәш музее да ишекләрен ачачак. Әйтүләренчә, ул гадәти музей түгел, драматургия үзәгенә әвереләчәк.

Кыскасы, мәдәнияттә җанланыш күзәтелә. Хәтта ки татар мәдәни мохитен булдыручыларга грантлар да билгеләнәчәк, дип вәгъдә ителде.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү