Иртән нәрсә ашамаска?

Диетологлар әйтүенчә, тәүлекнең һәр сәгате өчен үз ризыгы бар. Кичке аш вакытында ашый торган ризыклар, мәсәлән, иртәнге сәгатьләрдә файдалы булмаска мөмкин. Сүз нинди ризыклар турында бара?

  1. Йогырт. Рекламага ышансаң, иртәнге ашка йогырттан да файдалырак ризык юктыр кебек тоела. Әмма бу ялгыш фикер. Диетологлар әйтүенчә, йогыртны иртәнге аштан соң берничә сәгать үткәч яки йоклар алдыннан ашарга кирәк. Ашказаны өчен нәкъ менә шул вакытта аның файдасы булачак. Кибет йогырты урынына иртәнге ашка өйдә ясалганын кулланырга мөмкин.
  2. Май белән ипи. Моңа өстәп каһвә! Бер карасаң, тамакны туйдыра алырдай иртәнге аш, шулай бит? Әмма мондый иртәнге сый калория, аксым юклыгы, шикәрнең күплеге белән аерылып тора һәм организм өчен файдага түгел. Май урынына ипигә авокадо изеп сыларга була.
  3. Тиз әзерләнә торган солы боткасы. Андый боткаларның файдасы ташка үлчим генә. Аларда клетчатка бик аз була. 10 минутта әзер була дип кенә, вакытка алданып, кибет боткаларына өстенлек бирергә киңәш ителми. Иртә белән ботка пешерергә иренсәгез, аны кичтән банкага әзерләп куярга мөмкин. Җиләк-җимешләр, чикләвекләр дә өстәсәгез, аеруча тәмле һәм файдалы булыр.
  4. Җиләкҗимешләр. Иртәнге яктан банан, әфлисун ашарга киңәш ителми. Беренчесендә магний күп күләмдә, ул организмда йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Әфлисун исә ашказаны авырулары булган кешеләргә зыян гына китерәчәк.
  5. Кабартма. Күпереп пешкән, өстенә шоколад ягылган, шикәр пудрасы сибелгән кабартмаларны, бик ашыйсы килсә дә, иртәнге ашка кулланмавың хәерлерәк. Май, шикәр һәм углеводлар көнне башлау өчен бик үк яхшы формула түгел. Кабартма урынына сырниклар пешерергә мөмкин.  Аксым ягыннан каты пешкән йомырка да кабартмага алмаш була ала.

Фикер өстәү