Иртәнге сәгать 4: әтиләр мәктәпкә чират көтә

1 февральдән мәктәпләрдә 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар кабул итә башладылар. Иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң, бит пешә. Казанның “Салават күпере” микрорайонда яшәүче әти-әниләргә балаларын 1 нче сыйныфка яздыру өчен иртәнге сәгать 4 тулганчы ук торырга туры килгән. Йокыдан иртә торганнар, без җитештек, дип сөенешә.

“Салават күпере” комплексында бер генә мәктәп, шуңа күрә чиратның озын буласы алдан билгеле. 182 нче политехник лицейда бүген 1870 бала укый. Узган ел анда беренчегә 10 сыйныф туплаганнар иде. Сабыйлар күп булгач, яңа мәктәпләрдә А,Б,В гына түгел, Д сыйныфларына кадәр ачыла. Уку йортының сайтында гаризалар 1 февральдә сәгать 1 гә кадәр, атнаның сишәмбе (10–12) һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (14–16) сәгатьләрдә кабул итәбез дигән белдерү тора. Бу вазгыятьне чамалаганнар, соңга калмагаек, дип иртәнге йокыларын да кызганмаган. Чираты җитмәгәннәр исә башка көннәрдә килергә җыена.

– Кичтән үк иртә торырбыз дип планлаштырган идек. Әтиләре иртән йоклый алмыйча яткач, сәгать 4тә үк китте мәктәпкә. Ул килгәч, тагын берничә әти җыелган. 5тә инде башкалар күренә башлаган. Шуннан соң килүчеләр исемлеген дәфтәргә теркәп барганнар. Кабул итү 10 да башланды. Без иң беренчеләрдән булып кердек, – ди Айгөл Шәрәфиева. – Быел кызыбыз 1 нче сыйныфка барачак. Кече кызыбызга күптән түгел генә бакча булды. Чират көтү рәхәт түгел. Шуның өчен кеше килгәнче барыйк дип тырыштык. Балалар күп, шуңа күрә бистәгә тагын бер мәктәп кирәк.

Лилия Гыйльметдинова чиратта алты сәгать үк көтмәсә дә, ләкин барыбер дүрт сәгать аягурә басып торган.

– Көн җылы булгач, артык туңмадык. Туңган кешеләр өйләренә кайтып чәй эчеп килде, машинада җылынып утыручылар да булды. Моның кадәр кеше булыр дип уйламаган идек. Бистә халкы тәрәзәдән көтүе белән халык җыелганны күреп, берәр хәл булмагандыр бит дип борчылып, иртә таңнан “ватсап” төркеменә яза башлаган иде инде. Без гариза биреп өлгердек, өстән йөк төшкән кебек булды. 150 генә кеше кабул итәләр дигәч, берәүнең дә читтә каласы килми, – ди Лилия.

Халык күп булгач, сәгать 1 дигәнең 3 кә кадәр сузылган. Шулай да бар кешене дә кабул итеп өлегерә алмаганнар.

– Мәктәпне дә гаепләп булмый, эш сәгате бар бит. 200 дән артык кешене берничек тә берьюлы кабул итә алмыйлар. Без чиратта иң ахыргылардан идек. Үзебез дә йокы туйгач кына килдек. Урынсыз калмабыз, шәт. 1 нче сыйныфка баручылар күп булса, икенче смена ачачаклар дигән сүзләр дә йөри. Янәшәдә генә мәктәп булып, баланы башка җиргә илтәсе килми, – ди Рәмзия.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

  1. Ходай сабырлык бирсен Салават куперендэ яшэучелэргэ балаларын исэн сау устерсеннэр

Фикер өстәү