Ишле гаиләгә – фатир, районга — орден. Татарстан Президенты Кукмарада булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эшлекле сәфәре барышында күп балалы Шәфыйковлар гаиләсендә кунакта булды. Әлеге гаиләгә бушлай икешәр бүлмәле ике фатир бирелде. Президент шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов җитештергән продукция белән танышты, район Советы утырышында катнашты.

Кукмараның Гафиятуллин урамында урнашкан 21 фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Алты бала тәрбияләүче Шәфыйковлар гаиләсе дә биредә яшәячәк. Наил белән Гөлнурның олы уллары Нәҗипкә – 26, кечесе Камилгә – 7 яшь. “Күп балалары гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча аларга ике фатир бирелгән. Татарстан Президенты Шәфыйковларны өй туйлары белән котлады. “Күп балалы гаилә – башкаларга үрнәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

– Сөенечебез зур. Фатирга чиратны ун ел көттек бит. Без шәхси йортта яшибез. Ирем Наил – пенсиядә, мин хисапчы булып эшлим. Фатирларны олы балаларга дип ниятләдек, әле кайсына икәне төгәл билгеле түгел. Олы улыбыз – Казанда, олы кызыбыз Чаллыда яши. Куыш булгач, балалар мөстәкыйль тормыш кора алачак, – ди Гөлнур ханым. – Президент гаилә хәлебез, яшәү шартлары белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов килгәнгә бигрәк тә кечкенә балалар куанышты. Фатирда да барлык мөмкинлекләр тудырылган. Безне фатирлы иткәне өчен Президентка, район башлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстанда күп балалы гаиләләргә игътибар бирелә. Без моңа үз мисалыбызда инандык.

Рөстәм Миңнеханов, шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның җитештерү комплексында булып, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты буенча башкарылган эшләр, икмәк ризыклары җитештерү цехы белән танышты. Бүген анда 86 кеше хезмәт куя, 40тан артык төрдә ризык җитештерелә һәм Кукмара гына түгел, башка районнардагы 373 сәүдә ноктасына озатыла. Рамазан Юнысов белдергәнчә, хәзерге вакытта 4 мең квадрат метрлы бинада төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, якын арада Россия һәм чит илләрдән җиһазлар кайтартып, кондитер әйберләре, токмач җитештерү һәм заманча төргәкләү линияләре эшли башлаячак. Объектны эшләтеп җибәргәч, 30лап өстәмә эш урыны булыр дип фаразлана.

Район Советы утырышында, гадәттәгечә, узган елга нәтиҗә ясалды, быелга бурычлар билгеләнде. Кукмаралылар быел тәүлегенә 300 тонна сөт савуга иреште. Рөстәм Миңнеханов моны хезмәт батырлыгына тиңләде һәм рекордлы күрсәткеч өчен “Татарстан алдындагы казанышлар өчен” ордены тапшырды. Моңа кадәр Татарстанның иң югары бүләгенә «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим», КамАЗ кебек эре сәнәгать оешмалары гына лаек булган иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү