Йолдызнамә | 10 – 16 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Акчага бәйле мәсьәләләр – һәрвакыт беренче урында. Шулай бит? Сөенче: финанс хәле сизелерлек яхшыру бу хакта бөтенләй оныттыру мөмкинлеге бирер!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Барысы да сезнеңчә килеп чыгар. Эшләр тәртиптә булыр, хезмәттәшләрегез канәгать йөрер, ә җитәкчегез тырыш хезмәтләрегез өчен күңелегезне күрү юллары турында уйланыр. Атна ахырында гаиләгезнең иминлеге-муллыгына бик шәп йогынты ясардай яңалыклар ишетелер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эшкә кул ятмау бераз гына көйсезлек китереп чыгарыр. Кояш би-и-ик сирәк күренгәләгән кышкы бер мәлдә ялкаулык басу аңлашыла анысы, тик ничек тә “җыелырга”! Җитәкчегез керемле эшләр әзерләп куйган кебек. Хәлегезне чамалап алса, аларны башкаларга тәкъдим итәчәк!

Кысла (22.06 – 22.07) Бик матур хис-тәэсирләр чолганышында калырсыз. Алардан башыгыз гына әйләнеп китмәсен: чөнки эшләрегез буа буарлык. Кышның бу көннәре хезмәт урынын алыштыру өчен бик кулай. Бу максаттан ясалган һәр адымыгызга “яшел ут” янып торыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзгәрешләрдән курыкмагыз: йолдызлар һәрбер гамәлегезгә көч-куәт биреп торыр. Кешеләр арасында күбрәк булыгыз: колагыгызга чалынган мәгълүматларны бик әйбәтләп кенә куллана алачаксыз. Өстәвенә әле күңелегез кылларына тиярдәй кайбер серләр дә ишетерсез.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, хәтта иң булдыклы саналган хезмәттәшләрегезне дә артта калдырырсыз. Акча мәсьәләсендә дә зарланырлык булмас: тегеннән-моннан “коелып” кына торыр. Тик менә сөеклегезнең нәрсәгәдер кырынрак карый башлавы гына…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Һаман саен соңга калудан куркып яшисез һәм нәтиҗәдә һәммә нәрсәдә башкалардан алданрак өлгерәсезме? Бераз гына ял итеп алсагыз да була. Юкса кайберәүләр, өлгерлегегезгә ачулары кабарып, үзегезгә берәр нинди этлек эшләргә хыялланып йөри кебек…

Чаян (24.10 – 22.11) Һаман саен ярыш рухында, ягъни барысыннан да өстен чыкмакчы булып яшисез түгелме? Бу атнада эшегездә нәкъ менә шундый спорт-ярыш рухы кирәк булачак. Үзегездән артта калган хезмәттәшләрегезгә, мескен хәленә төшеп, уңышыгыз серенә төшенергә тырышу гына кала.

Укчы (23.11 – 21.12) Озак уйлыйсыз, озак әзерләнәсез. Аның каравы соңыннан инде үзегезне туктатам димә! Бу атнада да нәкъ шулай булачак: фикерләрегезне бер җепкә тезеп куйгач, җиң сызганып эшкә тотыначаксыз. Акчалы эшкә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Иҗади фикер сөрешегез бик матур планнар төзүгә китерер. Әмма алар белән уртаклашырга ашыкмагыз: тирәгездәге көнче адәмнәр үзегезгә аяк чалу юлларын эзли. Гаиләгезгә яхшы хәбәрләр ыргылып керүен көтегез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бөтен күңелегезне салып, нәтиҗәле эшләвегез кайберәүләрнең эчен пошырыр. Аның каравы җитәкчегез үзегезгә һәр көн саен премия язардай булып, бик тә сөенеп йөрер. Тик эш дип, шәхси тормышны да онытасы түгел. Юкса өйдә “кара” буран купмагае.

Балык (20.02 – 20.03) Үзегезгә карата ихтирам хисләре бик зур. Әмма борынны күккә чөеп йөрисе түгел: хезмәттәшләрегез мактанчыкларны яратмый. Күптәнге бер танышыгыз белән очрашып күрешү соңгы вакытларда күңелегезне борчыган бер сорауга ачыклык кертер.


Фикер өстәү