Йолдызнамә | 17 – 23 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Бернидән шикләнмичә, эчке сиземләвегезгә карап эш итегез – күңелле сюрпризлар белән тулы атна бу. Акча мәсьәләсендә галәмәт уңай килү бурычны каплау гына түгел, хыялыгызда йөрткән кыйммәтле әйберләр сатып алу мөмкинлеге дә бирер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Очсыз-кырыйсыз тоелган эчпошыргыч эшләрегез дә күтәренке кәефегезгә зыян салмас. Күбәләк кебек очып кына йөрүегезнең сәбәбеме? Хезмәт урынында кемгәдер гашыйк булу… Гаиләлеләр, саграк булыгыз: хезмәттәшләрегезнең бөтенесен күреп-ишетеп торуларын истән чыгармагыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу җиде көн үзенең могҗиза-серләре белән бер көн төсле үтеп китәчәк. Алар сезнең тормышны төрлеләндереп, аңа җетерәк “буяу”лар өстәп җибәрәчәк. Көндәшләрегезнең икенче “сулышы” ачылганчы, проблемаларыгызны хәл кылып бетерү өчен нәкъ менә шул кирәк тә…

Кысла (22.06 – 22.07) Бу көннәрдә бәхет диңгезендә йөзәчәксез. Эштә игътибар үзәгендә булырсыз: талантыгызны күрми мөмкин түгел. Ял көннәрендә сәеррәк, әмма көтелгән яңалыклар ишетерсез һәм аларны мыегыгызга чорнап куярсыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Баш миенә дә ял кирәклеген онытмаска иде. Кайберәүләрнең ай-ваена карамастан, эш-мәшәкатьләрне беразга гына онытып торырга өйрәнегез. Хәйләкәррәк хезмәттәшләрегезнең муеныгызга менеп утыруына юл куймагыз: тирәгездә сезнең тырышлыктан үзләренә файда алып калырга теләүчеләр пәйда булыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Беркемгә һәм бернигә карамастан, турыдан бәреп сөйләү һәм эшләү кайвакыт файдалы да. Әмма бу атнада урау юлларны эзләү әйбәтрәк. Бик тиз генә тиешле карарга килү осталыгына ия булуыгыз җитәкчегезгә ошый, әлбәттә. Әмма ул да бу көннәрдә коллегаларыгызның фикеренә колак салуны тели.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кыюлык өстенә үзегездә бераз гына тәкәбберлек, һавалылык та барлыкка килер. Бу сыйфатларыгыз “наполеонча” планнарыгызны рәхәтләнеп тормышка ашыруга киң итеп юл ачар. Янәшәгездә булышып торучыларга гына рәхмәтле булырга онытмагыз, юкса кайберәүләр үзегездән йөз чөермәгәе.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада теләмичә генә эш буенча кыска вакытлы сәфәргә чыгып керергә туры килер сыман. Борчыласы юк: сәфәр барышында ниндидер проблемаларыгызның очына чыгуга ярдәм итәрдәй кешеләр белән танышырсыз. Атна ахырында хезмәттәшләрегез авызыннан ишетелгән бер яңалыктан, әй, сөенәчәксез!

Укчы (23.11 – 21.12) Финанслар романс җырлаудан туктап калыр. Премиягә дә, тегеннән-моннан акча керүгә дә өметләнеп булыр. Ни хикмәт: моңарчы күңелегезгә ошап җитмәгән кайберәүләр белән уртак эшләрегез барлыкка килер. Борчыласы юк – уртак эштә уртак тел үзеннән-үзе  табылыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эчке сиземләвегез, фикер сөрешегез, барысы да – тәртиптә. Шуңа күрә эшләрегез гөрләп барыр. Акрынрак кыймылдаучы хезмәттәшләрегез, сездән үрнәк алып, җәһәтлеккә өйрәнә башлар. Атна ахырында бик зур төгәллек таләп иткән бер эшне күз ачып йомганчы башкарып чыгу үзегезгә зур дәрәҗә өстәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Сезнең өчен үтә бәхетле, бәрәкәтле чор. Акча мәсьәләсендә барысы да әйбәт кенә түгел, ә бик-бик әйбәт булачак. Тик менә мәхәббәт өлкәсендә генә: әле кояш, әле ай дигәндәй…

Балык (20.02 – 20.03) Күңелле сюрпризлар, шәп яңалыклар көтегез. Эшне оста башкаруыгыз җитәкчегезгә бик ошар һәм аның эчкерсез мактау сүзләренә күмелүгә китерер. Ял көннәрендә гаиләгез белән бергә табын янына җыелышу әйтеп бетергесез канәгатьлек хисләре бүләк итәр.


Фикер өстәү